Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Хәнифә оныклары

Хәнифә оныклары

Искиткеч күңелле кичә булды ул. Ике сәгатьтән артык барган театральләштерелгән бәйрәмне тамашачы бер сулыштан карады, күңеленә яңа рух алды. Сәхнәгә Хәнифә әбинең балаларының балалары, онык - оныкчыклары - йөзгә якын кеше чыкты. Алар скрипкада, курайда, баянда, гармунда уйнадылар, биеделәр, җырладылар, нәфис сүз осталары икәнлекләрен күрсәттеләр. Кем соң ул Хәнифә, диярсез. Гап - гади авыл хатыны, биш бала анасы.Сугыштан иренең үлгән хәбәре килгәндә, аңа 38 яшь була. "Кайтырмын, көтегез", - дип, авыл башына 8 айлык Тависны күкерәгенә кысып калган хатыны һәм балалары белән саубуллашкан Билалетдин абзыйга кайтулары насыйп булмый. Ул 1943 елда, Днепр елгасын кичкәндә һәлак була. Кичәдә аның оныгы Әлфия болай дип сөйләде: Без 1982 елда туристик юллама белән Украинага баргач, яу узган урыннарда, катакомбаларда булдык. Днепр елгасы ярына басып,  бабама туган җиреннән, аның балаларыннан, оныкларыннан сәламнәр җиткердем, беркайчанда онытмавыбыз, сагынуыбыз турында әйттем..."

   Кичәдә Олы Шыңар авыл җирлегеннән  яу кырында ятып калганнар (алар 399кеше) бер минут тынлык белән искә алынды. Шул каһарманнарның берсе булган бабабыз оныклары белән хаклы горурлана алыр иде. Ленар Абдуллин һәм Илнур Зарипов армия Сафларында Ватанга тугрыклы хезмәт итәләр. Чечен Республикасында хәрби бурычын үтәгәндә яраланып, госпитальдә дәваланган Илнурыбыз язган хат кичәдә дә укылды. "Июнь аенда Сабантуйга кайтам, көтегез", - дигән ул. Хәнифә әби оныкларының концерт - сәнгать чыгышлары белән милли бәйрәмебез - авыл Сабантуларын да ямьләндерәчәгенә шик юк.
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (19.06.2009) | Автор: Заһидуллин Рөстәм
Просмотров: 486 | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов