Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Шыңар авылы топонимикасы
  Шыңарыбызның тамырлары бик тирәнгә киткән, борынгы ул безнең авылыбыз. Кайсы гына урынга килеп чыкма, чишмәме ул, яки урман, болынмы, аның үз тарихы бар. Менә без сезне шул тарихи хатирәләр белән таныштырып китик.

 

Авылым топонимикасы

Безнең Шыңарыбыз чишмәләргә бик бай. Кече Шыңар, Олы Шыңар чишмәләренең үзләренә генә хас истәлекләре бар.

                               Изгеләр чишмәсе - Хозер Гата чишмәсе.

Мишә елгасы белән Мичән суы тоташкан җирдән бераз гына өстәрәк Хозер Гата тавы (халык телендә ул Кызрата тавы дип әйтелә) бар. Имештер, борын заманнарда изге Хозер Гата Хаҗдан кайтышлый шушы тау башында үлеп калган дигән фараз бар. Анда хәзер дә кабер саклана. Хозер Гата исеменнән “Кызрата” тавы исеме барлыкка килгән. Хозер Гата үлгән урында чишмә бәреп чыккан, ул тау итәгендә агып утыра. Бу чишмәне Изге Хозер Гата истәлегенә Изгеләр чишмәсе дип атаганнар. Бу чишмә бик матур итеп тышланган, Хозер Гата чишмәсе дип язылган.Чишмәнең чүмече,сөлгесе бар.Юлчылар анда хәерләрен салып китәләр, догаларын укыйлар, суын алалар.  Бу чишмәнең суы бозылмый, озак итеп сакларга була. Изгеләр чишмәсе һәм Хозер Гата кабере һәрвакыт чиста,пөхтә.

“Бездә Изгеләр чишмәсе булганлыктан, хәвеф-хәтәр сезне читләтеп китә,                             яңгырлар вакытында ява” дип әйтәләр. Күп кенә кешеләр Кызратау ягыннан болыт килсә,ул һәрвакыт ява дип әйтәләр.Әгәр инде көннәр корылыкка китсә,абыстайлар Кызратауга барып, ураза тотып, догалар укып, ходайдан яңгыр сораганнар. Һәм ул шифалы яңгыр чынлап та яуган.

 

Шыңар чишмәсе

Иске зират асты яки Тавык торагы асты болыны янында Шыңар чишмәсе бар. Ул тирәләрдә, Сабай яклары, хәзерге болынлыклар урынында, бик калын урман булган, диләр. Шушы Шыңар чишмәсе янында иң беренче Шыңар авылы салынган булган дигән фараз бар, чишмәнең исеме белән Шыңар чишмәсе дип йөртелмәде микән?

 

 

Сабир чишмәсе

        Сабиров Васыйл абыйларның әтиләре Сабир абыйларның йортлары елга янында ук урнашкан була. Ә өйдән бераз астарак мунчалары була. Шул мунча яныннан ук чишмә агып чыга. “Мунчага суны шул чишмәдән ала идек, чишмә буйлары безне күмәрлек печәнлек иде” , - дип искә ала Сабир абый кызы Тәнзилә апа Галиева. Сабир абый бу чишмәне казып, буралап куя һәм карап, чистартып тора. Шуңа ул чишмәне Сабир чишмәсе дип йөртәләр.

 

Мөхәммәтҗан чишмәсе

Сабир чишмәсеннән бераз гына астарак Мөхәммәтҗан чишмәсе бар. Мөхәммәтҗан дигән кешенең бакчасыныннан агып чыкканга, аны Мөхәммәтҗан чишмәсе дип атыйлар. Бу чишмәдән әле дә булса югары очлар су алалар.

 

Аракы чишмәсе

Олы Шыңар елгасының (аны Нурислам елгасы, Туры елга дип тә әйтәләр) улъяк ярында, Кишәр тавының аскы итәгендә чишмә бар. Анда авылда яшәгән илар көмешкә куганнар дип сөйлиләр. Шуңа да аңа Аракы чишмәсе дип исем биргәннәр. Бу чишмәнең суы тешеңне сындырырлык салкын. Хәзер аннан көтүчеләр су эчәләр.

 

Олы Шыңар чишмәләре

Олы Шыңар авылының нәкъ уртасында 4 чишмә бар. Бу чишмәләрнең өчесе улаклы, берсе өй рәвешле тышланган. Ике улакта кер чайкыйлар, өй рәвешле тышланылган һәм агач улаклы, өсте капланган чишмәләрдән эчәргә су алалар.  “Агач улаклы өсте капланган чишмәнең суы йомшак. Кайнаткач юшкыны аз, ә өй рәвешле эшләнгән чишмәнең суы каты” ,- дип сөйли авыл халкы. Ә менә калай улаклы чишмәнең (анда кер чайкыйлар) суы тозлы, диләр.Элек бу чишмәгә атлар эчерергә алып төшкәннәр.

Хәзер бу чишмә буралап алынган.Авыл халкы чишмәләрдән кулланса да,никтер аларның исемнәре аталмаган.

Туган авылларыбыз мул печәнле болыннарга аеруча бай. Һәр болынның борынгыдан килгән исеме бар.

Сәүкә болыны

  Тегермән асты болыны язгы чәчүләр тәмамланып, уракка төшкәнче бу болында һәр җомга саен кичке уеннар оештырылган. Аңа бөтен тирә-як авыллардан(Кече Шыңар,Олы Шыңар, Чулпыч, Түлешкә, Оет, Сабай, Мичән, Тимершык һ.б.) яшьләр җыелган. Монда хәтта кибетләр дә килә торган булган.  Шыңар һәм Тимершык яшьләре арасында бик каты сугыш чыкканнан соң, кичке уеннар туктатылган. Бу урында элек тегермән була. Иң беренчеләрдән булып анда Сәүкә исемле кеше эшли. Шуңа күрә бу болынны Сәүкә болыны яки Тегермән асты болыны дип йөртәләр. Тегермәндә Сәүкә исемле кешенең эшләгәнен инде күп кеше хәтерләми, ә менә Фёдор атлы кешене һәм аның гаиләсен күпләр хәтерли әле. Тегермәнче Фёдор дәдәйнең 3 баласы була: берсе-кыз, икесе-малай. Бер малае сукыр була. Алар Казанга күчеп китәләр. Сәүкә болыны янында тегермән булганлыктан, кыш көне дә барырга туры килә. Авылдан читтә булгач, кыш көннәре ялгыз йөрергә хәтәр була. Монда бүреләр күп иде -,  дип сөйлиләр.

 

Тар болын

 Сәүкә  болыныннан соң Мишә буйлап төшкәндә Тар болын бар. Ул тар гына булып әз генә урынны биләгәнгә, шулай дип атаганнар.

 

Иске зират асты болыны

 Тар болын арты Иске зират яки Тавык торагы асты болыны. Элек монда зират булган дип сөйлиләр. Ә колхозлар төзелгәч, монда тавык торагы була. Ә хәзер бу җирләр көтүлек булып тора.

 

Саркыяк(сары кыяк) болыны

Бу болын Олы Шыңар фермасы артында. Болында бик шәп булып кыяк үскән, ул кыякны чапканнар. Исеме дә шуннан килеп чыккан.

Саркыяк болынына Куак борын болыны килеп кушыла. Болынның уртасы-печәнлек, кырыйларында-куаклык. Шуңа Куак борын атамасы килеп чыккан. Монда печән бик шәп үскән. Хәзер бу болын “Туган як” ачык акционерлык җәмгыятенең 25 гектарлы печән җире булып тора.

 Чулпыч асты болыны

 Авыл суы төшкән урынның уң ягында – Чулпыч  асты болыны. Бу болын көтүлек булып тора. Чулпыч авылының аскы ягында булганлыктан, Чулпыч асты болыны дип йөртелә.

 

Тар болын дугае

 Мишәнең Чулпыч ягында болыны Тар болын дугае дип атала. Оет асты болыны Үпкәче дугае дип йөртелгән. Чулпыч ягында элек әрәмә булган. Ул урынныр Тукай дугае дип аталган (тукай дигән сүздән алынган). Тагын Атнагыл дугае, Күпер алды дугае - Мишәнең  дугайлы урыннырын шулай дип йөрткәннәр.

 

Даулы болын

Казаклар авылы буендагы болын шулай дип йөртелгән. Чөнки бу болын өчен элек-электән Казаклар авылы кешеләре белән ызгыш хәтта сугышлар булып торган.

 

Ялгыз каен дугае

Мишәнең Кече Шыңар авылы ягында, зыяраттан түбәнрәк Ялгыз каен дугае бар. Анда ялгыз кабер урнашкан,ике каен агачы үсеп утыра. Элек кешене кайда үлсә, шунда күмеп калдыра торган булганнар. Бу кеше ниндидер мулла булган, ахры. Башта бу кабердә ялгыз каен үскән. Сәетгәрәй исемле кешенең малае Сафа кечерәк вакытта бу каенны ут төртеп яндырган (Сәетгәрәй абзый хәзерге Тимершина Маһинур апалар урынында яшәгән). Бу каен янгач, Хафиз дигән кеше пар каеннар утырткан (монда күмелгән кеше читтән килгән булган).

 

Хәзрәт бакчасы

Кече Шыңар авылының хәзерге күпереннән (Мишә аркылы иске күпер) өстәрәк елга аркылы басма булган. Шул басманы чыккач, Шәрипов Рафаэлләр каршындарак Хәзрәт бакчасы булган. 1926 елларда яшьләр монда агачлар утыртып, эскәмияләр ясаганнар, будка эшләп куйганнар. Шунда кичке уеннар оештырганнар, өч җирдә уйнаганнар. Ул урыннарга чирәм дә чыкмый иде, - дип сөйли өлкәннәр.

 

Мулла чабындысы

Хәзрәт бакчасы тирәсендәрәк булган. Бу җирдән мулла печән чабып алган. Бу урынның Хәзрәт бакчасы  дип аталуы, бәлки, ”хәзрәт” дигән сүздән килеп чыккандыр.

 

Йорт өсте

Чулпыч авылы җиренә кергән Мишә елгасы буенда “Йорт өсте” дип атала торган урын бар. Элек монда Чулпыч авылы урнашкан дип сөйлиләр. Су бик якын булу сәбәпле, кешеләр тау битенә күчкәннәр.

 

Бозау киртә

Йорт өстенән арырак Бозау киртә дип атала торган урын бар. Бу урынны кешеләр киртә белән әйләндереп алып үзләренең бозауларын тота торган булганнар.

 

Дегет базы

Чулпыч авылының көнчыгыш ягында Йомгалак урманы урнашкан. Урманга тоташкан бер ерганакта каен тузыннан арба майлар өчен дегет кайнатканнар. Бу ерганак халык теленә “Дегет базы”  дигән исем белән кереп калган.

 

Кишәр тау

Безнең туган ягыбыз тауларга, елгаларга, урманнарга бик бай. Ул Олы Шыңар авылыннан көнбатышта урнашкан. Элек бу урыннырда урман булган. Урманны кисеп, чәчүлек ясаганнар. Бу җирләрне кишәрлекләп халыкка бүлеп бирә торган булганнар.

 

Тегермән тавы

Кече Шыңар авылының зират ягында, авыл башына җитәрәк, Мишә буенда тегермән урнашкан була. Авыл халкы шушы таудан тегермәнгә төшеп йөргән. Шуңа ул халык телендә Тегермән тавы булып кереп калган. Бу турыда Мишә бөялгән була. Тегермән янында тегермәнченең өе, мунчасы, абзары була. Тегермәндә Миңгәрнең Габдрахман дигән кеше эшли. 1921 елда элмә тартканда (элмә - агачтан юнып алган кайры, ачлык елларында шул элмәне тартып аш иткәннәр) тегермән янып китә. Янганнан соң аны Павал (Павел) дигән кеше яңадан салдырган.

 

Кече елга

Кече Шыңар чишмә тавыннан көнбатышка таба елгалар (бик зур ерганаклар) сузылган. Аның авылга якынрак торганы, кечерәге Кече елга дип йөртелә. Монда кечкенә генә чишмә агып тора.

 

Олы елга

Кече елга беткән урыннан сул якта Казаклар авылына таба Олы елга сузылган. Аның уң як яры ташлы, балчыклы, текә, кыя сыманрак булып тора. Ә сул як яры – сөзәк, гел чирәмле. Авыл халкы монда җәй көннәре бозау арканлый, каз бәбкәләре саклый, көтү көтә. Яз көне кар сулары шул елгалардан агып төшеп, чишмә суы белән кушыла (улакның аскы ягында). Аннан соң авыл уртасыннан агып чыгып Мишә елгасына төшә. Олы елганың уң як ярында элек чыршы һәм нарат урманы булган. Урманны элек утын өчен кисеп бетергәннәр. Кече елганың уң як ярында, авылга якын тигез урында яшьләр кичке уенга җыелганнар. 1990 елларда бу урында кичке Сабан туйлары үткәрелгән.

 

Базар елгасы

Кече Шыңар авылыннан Теләчегә бара торган юл өстендә Базар елгасы бар. Ул базарга бара торган юл өстендә булганга, аны Базар елгасы дип атаганнар. Хәзер дә анда авыл халкы җир җиләкләре җыя, печән чаба.

 

Урыс мазары елгасы.

Олы Шыңар белән Түлешкә арасында (Олы Шыңар авылыннан 1км. ераклыкта) Урыс мазары елгасы (Урыс зираты) бар. Элек монда Шыңарда яшәгән урыслар зираты булган дигән фараз яши. Тик монда бернәрсә дә сакланмаган. Ул җирләр хәзер көтүлекләр булып тора.

 

 

Туры елга – Нурислам елгасы

Кишәр тавына таба бер елга сузылган. Аның суы мул түгел, аңа чишмә сулары агып төшә. Елга башында Мозаффаров Нурислам йорты булганга, аны Нурислам елгасы дип тә йөртәләр.

 

Мөни елгасы

Туры елгадан сул якта урнашкан. Бу елга коры елга булып санала. Бу җирләр хәзер көтүлек булып тора. Елга янында Мөгьлетдин бабай өе булганга, Мөни елгасы дип йөртәләр.

 

Кәтри таллыгы

Олы Шыңар авылыннан ерак түгел Түлешкә авылы бар. Аны Караңгы Шыңар дип тә йөрткәннәр. Авыл янында Кәтри таллыгы бар. Монда элек тегермән булган. Тегермәнче – Леонтий атлы, ә хатыны – Катерина. Алар бик күп итеп таллар утырталар. Бу таллыкны Катерина истәлегенә Кәтри таллыгы дип йөртәләр. Аларның ике кызы – Нина һәм Настя, ә малайлары Петька булган. Балалары хәзер дә исән булырга тиеш, Казанда яшиләр.

 

Ханнан таллыгы

Чулпыч авылының көнбатышында биек зур таллар үсә. Бу урында элек Ханнан дигән кеше яшәгән., талларны да ул утырткан. Шуңа күрә аны Ханнан таллыгы дип йөртәләр.

 

Сахау имәнлеге

1918-1921 елларда Сәхәбетдин дигән кеше урман каравылчысы булып тора. План буендагы яшь имәннәрне утыртучы Сәхәбетдин исеме белән аны халык Сахау имәнлеге дип атаган.

 

                                             

 

 

                                          Сахалин сазлыгы

            Баһманов Наил абыйның әтисе Габдрахман ага гел читтә йөрү сәбәпле, аңа Сахалин кушаматы биргәннәр. Шунлыктан, бу сазлык Сахалин сазлыгы исемен алган.

 

Кече Шыңар чишмәсе

Хәзерге чишмә элек күл кебек шактый киң һәм мул сулы булган. Хәтта аннан үрдәк – казларны да бик озын чыбыклар белән генә куып чыгара алганнар. Аннары авыл кешеләре җыелып, күлнең читләренә ташлы балчык салып, олы ташлар тезеп, кечерәк кенә чишмә итеп ясаганнар.

Чишмә буйларында элек-электән күп булып өянкеләр, таллар үсеп утырган. Чимә тау башында Ямхулла абыйның әтиләре Нургали бабайның йорты булган. Нургали бабай утырткан колач җитмәс таллар һаман да урамга ямь биреп үсеп утыралар.

1927-1930 еллар тирәсендә чишмә янындагы текә тау кинәт кенә ишелеп төшә һәм чишмәне каплый. Бөтен авыл халкы җыелып чишмәне чистарталар, бура куялар. Авылда башка чишмә булмау сәбәпле, суны Олы Шыңар авылыннан ташыйлар. Дөрес, кече елга башында бер кечкенә чишмә бар, ләкин аның суын учлап кына эчәрлек.

Чишмәнең аскы өлешенә куелган улак электән Ат улагы дип аталган. Чөнки монда  агач улак буена ат эчерергә килгәннәр. Ә хәзер анда кер чайкыйлар. 1998 елда чишмә яңартып эшләнде.

 

Садыйк чишмәсе

Кече Шыңар авылы башында тегермән тавыннан авыл ягына таба Мишә ярыннан чишмә агып чыга. Садыйк абзыйлар турында булганлыктан, чишмәне Садыйк чишмәсе дип атаганнар.

 

Сабай казанлыгы

Саркыяк болыны буйлап туры Мишәгә төшсәң, Сабай казанлыгына килеп чыгасың. Бу урын Сабай – Шыңар авыллары кешеләренең чыгып йөри торган урыны да була. Сабай казанлыгы урыны бик киң, тирән булган. Тирәнлеген икешәр дилбегә кадәр дип сөйләгәннәр. Бу урын су коену өчен хәтәр булган, чөнки монда су бөтерелеп торган.

 

Мишә елгасы

Табигатьнең дистәләгән гасырларга сузылган яме, яшьлеге һәр урында, һәр төбәктә ага торган елга-сулар, чиксез күп сандагы чишмәләр хезмәте белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән. Елга-сулар бик борынгы һәм атамалары да ерак тарихка барып тоташалар. Килеп чыгышы белән ерак гасырларга ялгана торган атамалар рәтенә Мишә керә. Мишә елгасы Чулманга сул яктан килеп тоташа.

Мишә елгасы халык җырларында мактала:

  Ямьле Мишә буйлары

Дулкынлана сулары;

           Ярларында кошлар сайрый,

  Сагындыра шулары.

Мишә атамасының килеп чыгышын борынгы төрки бабаларыбыз телендә кулланылышта йөргән бишә - “урман, куаклык, агачлык” белән бәйләп карыйбыз. Татар теле сөйләшләренә б – м тәңгәллеге хас икәнлекне исәпкә алып, бишә - мишә сүзенең бер үк булуын һәм югарыда күрсәтелгән мәгънәдә йөрүен күрәбез. Элек Мишә елгасы тирәләре калын урман белән әйләндереп алынган. Урман арасына килеп урнашкан борынгы бабаларыбыз бер-берсен судан агып килгән йомычкага карап, су юлы белән кире барып таба торган булганнар. Тирә-юньдәге су чыганакларына атама биргән вакытта халык аларның күзгә бәрелеп торган үзенчәлекләренә игътибар итә. Тайгага ошаган калын урман арасыннан аккан елганы җирле халыкның “Урман елгасы” дип атап йөрүе гаҗәп түгел. Кардәш төрки халыклар телендә дә мишә сүзе агачның төрләрен, урманны белдерә торган мәгънәдә йөри. Башкорт теленең бөрҗэн һәм инзар сөйләшләрендә мешә~бешә - “яшь нарат”, мешәлек~бешәлек – “наратлы” төшенчәсен белдерә. Азәрбайҗан телендә мешә - “урман”, Мешеоба – республикадагы авыл атамасы. Мешебаш дигән топоним да бар. Мишә атамасы Кырым җирлегендә дә очрый.

Без Мишә елгасының ерактан килгән, тирән тарихы барлыгын белдек. Саба районында Мишә елгасы Оет авылы янында тәмамлана. Ул кешеләрне үзенең матурлыгы, шаулап утырган бөдрә таллары, таллардагы сайрар кошлары белән җәлеп итеп тора. Элекке заманнарда ук ярларыннан ташып, мөлдерәп торган саф, чиста сулы булган. Ул яшәү чыганагы булып исэплэнгэн.Кешеләрне рухи яктан да үстергән. Һәркемгә билгеле булганга, кичләрен яшь – җилкенчәк Мишә буенда күңел ачкан, ял иткән, сөйгән ярлары белән очрашып кавышкан.

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (22.08.2009)

Просмотров: 1357 | Теги: Гараев Марат, Шыңар тарихы, ахунзянов алмаз, Гараев, история Села Большой Шинар, Чулпыч | Рейтинг: 4.3/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов