Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Шыңар авылы тарихы һәм ономастикасы

Фәнни чыганакларда – авылым  (Шыңар) тарихы

 

           Олы Шыңар һәм Кече Шыңар. Шыңарларның икесе дә Казан ханлыгы чорында булган. Археологлар авыл янында болгар чорына мөнәсәбәтле хәрабәләр һәм XVI йөзнең беренче яртысына караган кабер ташы язмалары тапканнар. Һ.В. Йосыпов Кече Шыңар зиратында XVI йөзнең беренче яртысына нисбәтле кабер ташы билгеләнгән. Аны археологлар да теркәгән, моннан тыш, алар Олы Шыңар авылы  янында болгар чорларына мөнәсәбәтле авыл  хәрабәсе тапканнар.

Д.А.Корсаковның географик, статистик җыентыгында (1908 ел) күрсәтелгәнчә, XVII йөздә Олы Шыңарда - 132 йомышлы, Кече Шыңарда - 116 һәм Яңа Шыңарда 73 ясаклы татарлар көн күргән. 1766-1861 елларда үткәрелгән Генераль ызанлау документларында Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары искә алына. Анда чукынмаган ясаклы татарлар көн күргән. Авыл яныннан Шыңар һәм Чулпыч сулары аккан. А.Артемьев китабында (1866 ел) Олы Шыңар Һәм Кече Шыңар авыллары турында мондый мәгълүмат бирелә. Кече Шыңар авылындагы 106 хуҗалыкта 290 ир - ат һәм 295 хатын-кыз көн иткән, мәчет булган. Олы Шыңардагы 124 йортта 418 ир-ат һәм 443 хатын - кыз исәпләнгән. Авылда бер мәчет эшләгән. Олы Шыңар авылы И.А. Износковның Мамадыш өязе авыллары исемлеген биргән хезмәтендә дә (1893 ел) телгә алына. 1877 елда Олы Шыңарда 508 ир-ат һәм 527 хатын-кыз яшәгән. Шуның өстенә И.А. Износков Сабай авыл, Сабай, Яңа Шыңар дигән төрдәшләр (вариантлар) белән хәзерге Сабайның Олы Шыңардан күчүенә дә ишарә ясый. Сабай авылы халкы, чынлап та, үз авылларын икенче төрле Яңа Шыңар дип атап йөртә. 1770 елда авылдан ике гаилә Түлешкә авылына да күчеп киткән. Бу авыл да исемендә “Шыңар” сүзен саклаган. Аны халык икенче төрле Караңгы Шыңар дип тә атаган.

И.А.Износков Кече Шыңар авылын түбәндәгечә сурәтли. Мишә суы буена, Җөри сәүдә юлының уң ягына урнашкан бу авылны Шыңар исемле кеше нигезләгән (күршедәге Олы Шыңарны Олы Шыңар исемле абыйсы нигезләгән, алар ике бертуган булганнар). Авылдагы 94 хуҗалыкта мөселман дине тотучы 357 ир-ат һәм 308 хатын-кыз яшәгән. 1898 елгы белешмәдә Кече Шыңар, Олы Шыңар, Яңа Шыңар (Сабай) авылларында татарлар яшәгәнлеге искәртелә. К.П. Берстель китабында күрсәтелгәнчә, Олы Шыңарда - 1110, Кече Шыңарда - 727, Яңа Шыңар (Сабай) авылында 586 татар кешесе яшәгән.

Олы Шыңар һәм Кече Шыңар авыллары халкы, күршедәге Иске Мичән, Яңа Мичән, Югары Симет, Түбән Симет, Тимершык, Миңгәр, Сабай һәм Оет авыллары белән бергәләшеп, Шыңар җыены яки икенче төрле Симет җыены бәйрәм иткән.

Шиһабетдин Мәрҗани үзенең “Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр” исемле китабында Олы Шыңар имамы турында түбәндәгеләрне яза: “Мелла Сәйфетдин бине Әбүбәкер бине Сәлим әш - Шыңарый хаҗи тумышы белән Мамадыш ягындагы Шыңар исемле карьядән. Башлангыч дин белемен алганнан соң, Бохарага сәфәр кылган. Аннан Кабулга барып, ишан Фәезхан бине Хозырхан әл - Кабулига утырдаш булган. Аннан күп төрле чит китаплар алып кайткан һәм Саба карьясендә имам, хатыйб һәм мөдәрис булган. 1813 елда имам булганлыгы мәгълүм. 1823 елда хаҗ кылырга бара. 1825 елда сентябрь башында Амасиһ шәһәрендә вафат булды”.

2001–2005 елларның яз–көз айларында КДУның филология фәннәре кандидаты, доцент Раиф Мәрданов һәм Татарстан Милли китапханәсенең фәнни эшләр буенча директор урынбасары Ирек Һадиев Саба районының 62 татар авылында булып, зиратларны, каберлекләрне тикшерделәр. Алардагы эпиграфик истәлекләрне укып, язып алып, фоторәсемгә төшерделәр. Барлыгы 218 борынгы кабер ташы табылды һәм теркәп алынды.

Олы Шыңар авыл Советы җирлегенә кергән авылларның тарихи истәлекләрен барлау чорында, аларга мәктәбебезнең тарих укытучысы (Гарипов Айдар Моталлапович) җитәкчелегендәге “Туган якны өйрәнү” түгәрәге членнары да эшлекле ярдәм күрсәттеләр. Укучылар, галимнәр белән берлектә, кабер ташларын барлауда катнаштылар, аерым урыннардагы тарихи һәйкәлләрне табуда ярдәм иттеләр.

1960 елда оештырылган экспедиция Шыңар төбәгендә XVI гасырга караган кабер ташын таба һәм ул Татарстанның тарихи һәйкәлләр исемлегенә кертелә. Укучылар әйтүе буенча, Олы Шыңар басуында тагын бер тарихы билгесез булган кабер ташыбарлыгын беләләр. Таштагы язулшарны укыгач, аның да XVI гасырга караган эпиграфк истәлек булуы билгеле була. Бу ачыш – Саба төбәгенең үткәне өчен дә, тарих фәне өчен дә, һичшиксез, мөһим яңалык. Аның турында фәнни хезмәтләрдә моңарчы мәгълүматлар юк иде.

Эш барышында галимнәр мәктәп музее белән дә таныштылар. Анда шактыйкызыклы кулъязма китапларфонды бар.

Кече Шыңардагы борынгы кабер ташына бәйләнешле язма да сакланган. Тупланган башка документлар, төрле чыганаклар авылның Казан ханлыгы чорында ук барлыкка килгәнен дәлилли.

Авыллар, районнар-кешеләр кебек. Аларның һәркайсыныңүзләренең язмышы, үзләренең тарихы, үзләренә генә хас сыйфатлары бар. Шыңар авылының бик борынгы төбәк икәнендәлилләрдәге чыганакларның байтак икәнлеген күреп үттек.

Дөрестән дә, Шыңарыбызның тамырлары бик тирәнгә киткән, борынгы ул безнең авылыбыз. Туган төбәгең турында уйланганда, аның тарихи үткәненә һәм байлыгына сокланасың, фаҗигаләрен дә күңелдән кичерәсең, борчыласың. Нинди ул минем Туган төбәгем-Шыңар яклары? Авылыма иң беренче кем нигез салган икән дигән сорауларга җавап табарга омтыласың.

         Туган җиребез нинди иркен, матур безнең.  Тирә-юнебездә калын урманнар, киң болыннар, иркен сулы Мишә елгасы. Менә шундый гүзәл урында Шыңар урнашкан. Мәктәбебезнең тарих укытучысы А.М.Гарипов “Туган җирем” исемле         шигырендә, узенен туган авылының тарихын түбәндәгечә кузаллый.

 

Безнең яклар борынгыдан урман булган,

Киек-җанвар урманнарда мыжлап торган.

Нигез ташын Шыңар бабай шунда салган,

Шыңар исемен саклап хәзер авыл калган.

 

Табигатьнең матурлыгы – болыннары,

Чишмәләре, сый - хөрмәтле урыннары

Кешеләрне үзенә тарткан, сыендырган,

Оет, Чулпыч, Мишә буйлап нигез корган.

 

Тырыш халык урман кискән, көтү көткән,

Басуларда алар чәчкән иген үскән.

Корган алар елгасына тегермәнен,

Уйнап-җырлап күтәргәннәр күңелләрен.

           Әйе, алда әйтелгәнчә, безнең якларда калын урманнар элек-электән булган. Кайчандыр аларда төрле җанварлар, хәтта мамонтлар ерткычлык кылганнар (Кече Шыңар тирәсендә, Мишә елгасы буенда мамонт сөякләре табылу-моны раслый). Бу урманнар ата-бабаларыбызны тормыш итәргә өйрәткән. Авыл кешеләренең яшәү өметен чынга ашырган тырышлыгы-тәвәкәллеге яши Шыңар урманнарында.

 

Аксакаллар сөйләвенә караганда...

Аксакаллар сөйләвенә караганда, авыл шактый борынгы. Һәр ике авылның тарихын алар болгар нәселләре, Болгардан килгән Шыңар бабай белән мөнәсәбәттә сөйлиләр.

Шыңар бабай иң башта бер чишмә янына килеп авылны нигезләгән, шул сәбәпле, чишмә дә, авыл да нигезләүче кеше хөрмәтенә Шыңар дип атала башлаган. Гомерләр узу белән, Шыңар карт, йорт салып, малаен хәзерге Кече Шыңар авылы урынына башка чыгарган. Шуңа авылны Кече Шыңар дип атый башлыйлар.

Элек бу урында, күрәсең, марилар да яшәгән. Кече Шыңардагы мәктәп урамында һәм Олы Шыңардагы Иске зират өсте янында Кирәмәт урыны бар, анда марилар (чирмешләр) торган, дип сөйлиләр. Чүк елгасы, Аракы чишмәсе атамаларын халык бу тирәләрдә чирмешләр яшәгәнлеккә бәйләп аңлата.

Олы Шыңар авылы яныннан, көнчыгыш яктан Мишә суы ага,  ә авылның икенче ягын коры елга чикли. Ул елганың икенче ягын Кишәр тавы дип атап йөртәләр. Элек ул тау өсләре һәм тирә-юне шау урман булган. Халык урманны кисеп чәчүлек җирләре ясаган. Авылда яшәүче һәр гаиләгә кишәрлекләп җир бүлеп биргәннәр. Кешеләр үз кишәрлекләрен агач төпләреннән чистартканнар. Авыл халкы хәтерендә сакланган ышна басулары элек бу тирәләрнең урман белән капланган булуы турында сөйлиләр. “Чишмәле ышна” атамасы халык хәтереннән әлегә кадәр җуелмаган. Чишмәсе дә хәзергә исән әле.

Авыл уртасында урнашкан чишмәдән ерак түгел генә тагын бер  чишмә бар. Анысы “Сабир чишмәсе” дип атала. Аны Сабир бабай карап һәм чистартып торган, шуңа чишмә аның исемен алган.

Мишә суы буйлап өскә күтәрелгәндә, елганың бер борылышында челтерәп ага торган тагын бер чишмәгә тап буласың. Аны элек-электән үк Изге чишмә дип атап йөртәләр. Икенче төрле аны Хозер Гата чишмәсе исеме белән атыйлар. Аның суы бик салкын. Бу чишмә янында әби-бабайлар, авыл кешеләре, читтән кайтучылар бик еш була. Килгән-киткән һәр кеше чишмәнең тирә-ягын чистарта, аның янында дога кыла, хәер сала.

Авылда кер чайкау өчен аерым чишмә бар. Аның тирә-юне ямь-яшел чирәм белән капланган. Бу чишмәгә уңайлы итеп улак урнаштырылган. Һәр җирдә чисталык хөкем сөрә. Су һәр йортка кертелгән булуга карамастан, авыл халкы чәйгә чишмә суы алып кайта.

Мишә елгасында җәй буе көндез – балаларның, кичләрен олыларның күңелле шаулап су керүләре ишетелә.

Авыл елгаларыннан Урыс мазары, Чүк, Түгәрәк яз елгасы һ. б.ларны санарга була. Моннан башка, Таҗи җире боты, Сәүкә алды, Хозер Гата асты, Куак борыны, Чулпыч асты болыннары, Тар болын, Төз болын, Хәдичә дугае, Сары кыяк, Мерәс капкасы, Кабык юлы топонимнары бар.

Авылдан 5 чакрым ераклакта урман шаулап утыра. Анда Сәхау имәнлеге дигән имәнлек бар. Аны 1940 нчы елларда урманчы булып эшләгән Сәхау абзый утырткан. Имәнлектән ерак түгел, урман кыры буйлап төньякка таба барганда, Симет урманына таба борылышта, түп-түгәрәк булып утырган бер талга сокланып үтәсең. Аның исеме дә - Түгәрәк тал. 

Кече Шыңар Олы Шыңардан аерылып чыккан. Авыл урынында элек калын урман үскән. Монда да халык,  урман, агачларны кисеп, ул җирдә иген игә башлаган. Бу – авыл тирә-юньдәге элекке топонимнардан күренә: Каенлык елгасы, Каенлык басуы, Өч чыршы юлы, Әхмәт куаклыгы, Чолыклык имән рәте һ.б.

     

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (22.08.2009)
Просмотров: 1440 | Теги: Мингер, Мичань, Шихабутдин Марджани, Берстель, Износков, Симет, Тимершик, Булгар, Иске мичән | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов