Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Оет авылы табигате
                 Оет авылы табигате.
 

Туган як турында сөйли башласаң, һәркем авылының челтерәп аккан чишмәләре, балыклы инешләре, елгалары, шаулап үскән урманнары, иксез-чиксез басу-кырлары турында соклануын яшерә алмый.

  Оет авылында барлыгы 5 чишмә бар. Йомгалак тау итәгеннән чыккан Зират яны, исхак, Рафаэль, хурҗинан чишмәләре “Йомгалак суына кушылып Мишәгә коя. Ә менә әвен тавы, әсхәт, Әби чишмәләре Мишәгә бик якын урнашкан.Чишмәләрнең суы саф, чиста, ләкин йод бик аз. Авыл янәшәсеннән гүзәл Мишә елгасы ага..

 Су өстендә йөзеп йөрүче бака тәңкәсе(ряска) үсемлеге, таллар Мишә елгасына матурлык өсти. Балыкчылар әйтүенчә, Мишәдә чуртан, алабуга, сазан, кызылканат балыклары бар.

 Яз җитү белән кыр үрдәкләре, кыр казлары очып килә. Җир-су хайваннарыннан бака-кәлтә, сасы көзән, су күсесен очратырга мөмкин. Су өстендә елга күбәләге, су конгызы очып йөрүләре елганың табигатен тагын да тулыландыра. Йомгалак суы инешендә челәннәрне күрергә була.

Мишә елгасы Оет һәм Ачы болыннары уртасыннан ага. Җәмәкәй, Әвен, Йомгалак таулары халыкларны җир җиләге, каен җиләге белән куандыра. Сирәк кенә булса да, үзләренең ояларыннан башларын тыгып йомраннар карап тора.

  Оет авылын урманнар әйләндереп алган. Безнең урманнарда кабан дуңгызы, поши, бүре, бурсык, куян, тиен, төлке, керпе яши. Кошлардан: сандугач, кара карга, миләш чыпчыгы, сыерчык, тургай, чәүкә, песнәк, күке, ябалак, чыпчык, саескан, көртлек һәм башкаларны очратырга була.

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (22.08.2009)
Просмотров: 635 | Теги: Миша, Мишә елгасы, Сабинский район, Уют, урман, Юмгалак, Оет, Йомгалак авылы, село Уют, Ачы | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов