Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Олы Шыңар авылы мәчете

МӘҮЛИД МӘЧЕТЕ АВЫЛГА НУР ЧӘЧӘ

Авылның йөзек кашы чишмә булса, рухи йорты – ул мәчет. Татар авылларында гыйбадәт йорты аеруча мөһим рольне алып тора. Моннан башка яшәүне күз алдына да китерү мөмкин түгел. Тик Саба районының Олы Шыңар авылында революция елларыннан бирле мәчет булмый. Аның манарасын кисеп төшереп, авылны динсез, имансыз һәм мулласыз калдыралар. Олы Шыңар 80 елдан артык мәчетсез яши. Ә бит заманында биредә мәдрәсә дә эшләгән, анда танылган шәхесләр дини гыйлем биргән. Шулар арасында тарих битләрендә Гәбделмәннән Рахманколый искә алына. Өлкәннәр сүзләренә караганда, авыл революциягә кадәр җанлы дини тормыш белән яшәгән. Әмма большевиклар Олы Шыңарны да үз язмышына буйсындыра.
Моннан сигез ел элек авыл кабаттан азан тавышын ишетә башлады. Биредә 2001 елда бертуган Наил, Камил һәм Марат Гәрәевләр Мәүлид мәчете салдыра. Ныклап башланган эш кыска вакыт аралыгында төгәлләнә. Нибары 4 ай эчендә авыл уртасында искиткеч мәчет барлыкка килә. Ул үзенең матурлыгы, зәвыгы белән таң калдыра. Бирегә намаз укырга күрше авыллардан да киләләр икән. Моңа кадәр Олы Шыңар авылы халкы Кече Шыңарга намазга йөрергә мәҗбүр булган. Һәм, ниһаять, үзләрендә дә гыйбадәт йорты пәйда була. Олы Шыңар авылы имамы Илдус хаҗи Мөхәммәтгалиев сүзләренә караганда, авылда мәчет барлыкка килгәнче намаз укучы ир-атлар саны бөтенләй булмый диярлек. Авыл динсез һәм рухи кыйбласыз була.
Әлеге хәлне күргән Гәрәевләр авылга мәчет кирәклеген яхшы аңлый. Нәтиҗәдә озак уйлап тормый, эшне тормышка ашыралар. “Әлбәттә, бу зур эш иде. Мәчетне төзергә алынган бертуган Гәрәевләрне күп сораулар борчыгандыр. Кешеләр йөрерме? Мәчет ишегендә йозак эленеп тормасмы? Бу үзенә күрә шулай ук бер проблема иде. Шулай да беренче гаеттә үк мәчет халык белән шыгрым тулы булды”, – дип искә ала Илдус хаҗи. Бүгенге көндә Мәүлид мәчетенә йөрүче өлкәннәр дә арткан. Хәтта бөтенләй уйламаган кешеләр дә килә башлаган. Димәк, халыкка иман һәм дин акрынлап булса да керә. Имам Илдус Мөхәммәтгалиев үзе әле мәктәптә дә укыта. Шуңа күрә яшь буын вәкилләрен дингә тарту буенча да ул зур эш куя. Балалар бирегә килеп, дин белән кызыксыналар, намаз, догалар укыйлар икән. Мәчеткә йөрүче балалар саны бүген биш дистәгә җитә. Алар белән актив эшләүче Илдус хаҗи: “Бу сабыйлар өчен бик кызык дөнья, алар көннәр буе мәчеттә булырга риза, хәтта куып та кайтарып булмый”, – ди. Кечкенә сабыйлар өчен бу кызыксыну гына булса, ә өлкәнрәкләр өчен рухи азыкка әверелгән. Хәтта мәктәпне тәмамлап укырга, армия сафларына киткән егетләр дә намазны ташламаган. Алар авылга кайткан саен гыйбадәт йортына керергә онытмый. Бу мәктәп елыннан ук салынган дини азык аларга алга таба тормыш юлында да ярдәм итә. Илдус хаҗи Мөхәммәтгалиев авылның киләчәген нәкъ менә әлеге яшьләрдә күрә. Аның фикеренчә, диннән йөз чөергән өлкәннәргә караганда, балалар дини гыйлемне яхшырак үзләштерә. Алар тормыш авырлыкларын бары тик Аллаһы Тәгалә ярдәме белән генә җиңеп чыгарга мөмкинлеген яхшы аңлый. Шуңа күрә, алар өчен бу, иң беренче чиратта, зур ярдәмче.
Олы Шыңар мәчетендә бүген изгелек һәм иман рухы хөкем сөрә. Бирегә халык күңел тынычлыгы эзләп еш килә. Авылда мәчет барлыкка килгәннән бирле гореф-гадәтләрне, дини йолаларны да халык ешрак искә ала башлаган. Мәсәлән, Коръән ашлары үткәрүчеләр элек бармак белән генә санарлык булса, бүген ул даими рәвештә башкарылып тора. Моннан тыш, иман рухы хәтта ризык сайлауда да сизелә. “Элек халык кибетләргә нәрсә кайтса, шуны ала иде, хәзер исә махсус хәләл ризыклар китерүләрен сорыйлар”, – ди Илдус хаҗи. Әлбәттә, бу бик шатлыклы күренеш. Дин ягыннан артта калган авыл кабаттан иман юлына баса. Киләчәккә дә планнары зурдан. Авыл кешеләре елга бер тапкыр гына мәчеткә килмәсен, ә аны көндәлек гыйбадәт кылу урынына әверелдерсен өчен әле зур эш башкарасы бар. Илдус хаҗиның хыялы киләчәктә Олы Шыңар авылында мәдрәсә булдыру. Хаҗи бу эшнең тормышка ашачагына чын күңелдән ышана.
Бу көннәрдә Олы Шыңар авылы халкы изге Рамазан аена әзерләнә. Мәүлид мәчетенә килүчеләр өчен ишекләр һәрвакыт ачык. Ураза аенда балалар да биредән өзелми икән. Шуңа да халык алар өчен төрле тәм-томнар китерә башлаган. Димәк, шәфкать һәм изгелек рухы авыл өстендә инде изге ай алдыннан ук бөтерелә.

                                                                                                                                                                    Нияз РАХМАН
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (20.08.2009)
Просмотров: 595 | Теги: Шыңар мәчете, Илдус Мухаметгалиев, Мечеть Маулид, Мәчет, мечеть, Мәүлид мәчете | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов