Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Үз җырыбыз булсын!

                                                Үз җырыбыз булсын!

 

                                                                        “Үз җырыбыз булсын әле,

                                                                          Җырларга бәйрәмнәрдә.

                                                                          Җырсыз тора алмыйбыз без

                                                                          Мәктәптә дә, өйдә дә”, шулаймы?

 

“Шулаен–шулай да, ләкин безнең өчен язылган җырлар аз шул”, - дисезме? Борчылмагыз. Мин нәкъ менә сезгә атап күп җырлар язган үзешчән композиторны беләм. Ул – Саба районы Олы Шыңар урта мәктәбе укытучысы Фәннур Галимов. Игүтибарыгызга аның белән булган әңгәмәне тәкдим итәм:

 

-Фәннур абый, балалар өчен җырлар кайчан яза башладыгыз?

 

-“Мәгариф” журналы балалар өчен җырларга конкурс игълан иткән иде. Мин шул конкурска “үз җырыбыз булсын!” дип аталган җырымны җибәрдем. Җыр жюри тарафыннан уңай бәяләнде.

 

- Балалр өчен язылган ничә җырыгыз бар?

 

- Хәзерге вакытты утызлап җыр.  Инде Татарстан китап нәшриятында “Хәерле көн телим” дип аталган китабым дөнья күрде.

 

- Шигырьләрне үзегез табасызмы, әллә тәкдим итәләрме?

 

- Махсус заказ буенча язганым юк. Газета-журналларда басылган үземә ошаган шигырьләргә көй язам.

 

- Белүемчә, Сез үз җырыгызны җырлаучы “Зифа” кызлар ансамбле җитәкчесе дә. Шул ансамбль хакында сөйләгез әле.

- Ансамбль 1985нче елда оешты. Мин Арча педагогия училищесын тәмамлап, Олы Шыңар урта мәктәбендә эшли генә башлаган идем. Ул елларда район үзәгендә фестивальләр үтә иде. Чыгыш ясау өчен кызлар ансамбеле кирәк, диделәр. Һәм мин мәктәп укучылары арасыннан талантлы кызларны сайлап алып, “Зифа” ансамбле төзедем. Ансамбльнең составы гел үзгәреп тора. Чөнки кызлар мәктәпне тәмамлау белән, аларны яшь талантлар алыштыра.

 

- Фестивальләрдән кала, ансамбль кайларда чыгыш ясады?

 

- 1989, 1992 елларда Саба районы иҗат концертында катнаштык. 1993 елда Башкортстанның Яңавыл районына концерт белән бардык. 1999 елда Саба мәдәният бүлеге ярдәме белән Татарстан телевидениесендә 15 минутлык концертыбыз төшерелде. Бу концертта биш җырым башкарылды. Шулай ук радио фондында алты җырым бар. 1999 елның май-июнь айларында Казан шәһәренең мәдәният идарәсе һәм иҗади эшлеклеләрнең “Артиас” берләшмәсе оештырган “Казан турында җырлар” конкурсында катнаштык. Анда Резеда Вәлиева сүзләренә язылган “Туган җирем” дигән җырымны башкарып, I-II турларны үтеп финалга чыктык, дипломант булдык.

 

- Ансамбль өчен киемнәрне кем тегә?

 

- Моңарчы махсус тегелгән киемнәребез юк иде. Ә менә күптән түгел генә Саба район хакимияте ярдәме белән киемнәр тектердек.

 

- Җырларыгызны аудиоальбом рәвешендә дә чыгарырга уйлыйсызмы?

 

- Беркемгә дә сер түгел – моның өчен матди ярдәм кирәк. Әлегә мондый мөмкинлек юк. Ләкин киләчәктә аудиотасмамны чыгарырга исәп бар.

 

-Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Яңа иҗади уңышлар Сезгә!



Источник: http://Фәннүр Галимов
Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (01.08.2009) | Автор: Glavapocelenya
Просмотров: 1425 | Комментарии: 1 | Теги: Шыңар, Олы Шыңар, җыр, Фәнүр Галимов | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов