Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

Олы Шыңар авыл җирлеге Советының 2008 елга отчеты.
 Олы Шыңар авыл җирлеге Советының 2008 елга отчеты. 
  
Олы Шыңар авыл җирлеге  Советы гражданнарның тормыш-көнкүреш өчен мөһим әхәмияткә ия булган мәсьәләләрне хәл итү буенча эш алып баруны2008 елда да  үз алдына максат итеп куйды. Жирлек биләмәсендә яшәүче   1163  кешегә бүгенгесе көндә Олы Шыңарда 1 мәдәният йорты,Оетта 1 авыл клубы, 2 китапханә,  2 фельдшерлык-акушерлык пункты,Олы Шыңарда бер урта хәм Оетта 1 башлангыч мәктәп, Шыңар балалар бакчасы, 1 почта бүлеге, 1 сберкасса,5 райпо кибете һәм бер шәхси кибет  хезмәт күрсәтә.

Урта мәктәптә бүгенгесе көндә 157  бала белем ала.Шуларнын 64е  Олы Шынардан, 65е  Кече Шыңардан, 20се Оет авылыннан,7се Чулпычтан,1 се Сабай авылыннан, барлыгы 5 авылдан  килеп белем алалар. Аларга  25 укытучы белем бирә, ягъни 1 укытучыга 6 укучы  бала  туры килә. Оет башлангыч мәктәбендә 13 укучы  укый. Аларга 3 укытучы белем бирә, ягъни 1 укытучыга 4,3 укучы туры килә. Балалар бакчасында 35 бала тәрбияләнә.Барлык учреждениеләр дә тиешле кадрлар белән 100 %  тәэмин ителгән.

2008 елда жирлек  Советына 33 кеше гариза белән, 581 кеше төрле белешмәләр сорап мөрәжәгать итте. 70  кешене жирлек Советы башлыгы  кабул итте.Халык сорауларын унай хәл итәргә тырыштык.

     Олы Шынар авыл жирлеге Советында барлыгы 10 депутат бар. Алар белән хәрдаим очрашып,тыгыз элемтәдә торырга тырышабыз. Безнең авыл җирлегендә барлыгы 1 163 кеше исәпләнә.Шулардан  401е пенсионер, ягъни бу барлык халыкның 35 % тәшкил итә.Шулардан 249ы инвалидлар, 9ы инвалид балалар,7се  Бөек Ватан сугышы Ветераннары,2 се  “Маяк” та һәм 2 се Чернобыль авариясендә катнашучылар.Барлыгы 5 пенсионер бүгенге көндә эшли.Авыл җирлеге буенча 517эш яшендәге кеше исәпләнә.Шулардан : 86 кеше бюдҗет сферасында эшли,4се армия сафларында хезмәт итә, 3 кеше  эш белән тәэмин итү үзәгендә учетта тора, 50се студент, 336 кеше төрле оешмаларда эшли һәм 35 кеше, ягъни барлык эш яшендәге кешенең  7 %  регистрация үтмичә (шабашник) эшли.

     Бүгенге көндә безне, иң борчыган сорауларның берсе булып жирлегебездәге демографик хәл тора. Олы Шыңар авыл җирлегендәге 1163 кешенең 579ы, ягъни 49% хатын кызлар.Шулар арасыннан бүгенге көндә бәби алып кайта алырдай  25-35 яшьлекләр 48 кеше исәпләнә.  584е, ягъни 50 % ир – атлар.Шулар арасыннан  65е  (11 %) өйләнмәгән буйдак егетләр.  !!Шушындый мөмкинлекләр булуга да карамастан әкренләп елдан ел кимүгә барабыз.Мисал өчен, 2007 елда барлыгы 8 бала дөньяга  аваз салса , шул ук вакытта 16 кеше якты дөньядан китеп барды(-8). Ә 2008 елда инде 17 бала туып 25 кеше үлде. Бүгенге көндә, хөкүмәт тарафыннан бәби алып кайтучы гайләләргә ярдәм йөзеннән “Ана капиталы” булдырылды, бәби алып кайткан гайләләргә пособие түләнә,авылыбызда беренче тапкыр бәби алып кайткан гайләләргә ярдәм йөзеннән фонд булдырылып, 9 гайләгә 10 000 сумнан 90 000 сум акча бирелде. Әммә, күргәнебезчә 2008 елда тагын 8  кешегә кимедек. Бәби табучы әниләрнең Шыңар авыл җирлеге буенча иң яшенә 23 яшь булса, иң картына  45 яшь һәм бәби табучыларның уртача яше  34 яшьне тәшкил итә.

Шунысы сөенечле, авыл җирлеге буенча  ел дәвамында башка еллардан аермалы буларак үз-үзенә кул салучылар күзәтелмәде. Дөрес, уйлап карасак боларга житди сәбәпләрдә юк кебек, барлык тормыш итәргә кирәкле социаль объектлар тулы куәтенә  эшли, авылларыбыз район үзәге белэн асфальт юл белән тоташа, барлык учреҗдение – предприятияләрдә  хезмәт хакларын вакытында биреп баралар. «Туган як» ачык акцианерлык жәмгиятендә уртача хезмәт хакы 5 621 сумны, Сатыш филиалының “Оет” бригадасында 4 800 сумны  тәшкил итә.

       2008 елда никах теркәүне сорап Олы Шынар авылыннын 1 пар, Кече Шынар авылыннан 2 пар жирлек Советына мөрәжагать иттеләр, хәм барлыгы 3 парның никахы теркәлде,  аерылышучылар булмады.

 2008 елда  Оет авылында күптән көтелгән халыкка чишмә суын авылга китерү эшләре башкарылды. «Саба миллиорация» организациясе көче белән барлыгы 5  млн. 284 мең 229  сумлык эш   башкарылып  яңа су башнясы утыртылды,каптаж ясалды һәм 4 км.513 метр озынлыкта су трубалары салынды. Яз айларында авылыбызны чистарту һәм матурлау нигезендә авыл җирлеге буенча максатчан эш башланды. Мәсәлән: Олы Шынар авылындагы  тимер  күпер перилалары буялды, бу эшкә 4 030 сум тотылды , 456 метр озынлыкта Чулпыч авылы зират коймасы буялды һәм  аңа 220 кг.буяу тотылды.Олы Шыңар авылында язгы һәм көзге пычракларда авыл урамнарын трактор һәм йөк машиналарың хәрәкәтен чикләү нигезеннән куелган 9 шт.шлагбаум буялды, бу эшкә 7 670 сум тотылды, Кече Шыңар мәдәният йорты коймасы буялды һәм 1 174 сумлык буяу алынды, Оет авылы клубы  коймасы буялды бу эшкә 1 147 сумлык буяу алынды, Кече Шыңар мәдәният йортының 4 тәрәзәсе пластик тәрәзәгә алмаштырылды  һәм бюдҗеттан 56 мең 339 сум акча тотылды,Олы Шыңар авыл башындагы, дамба кырыендагы барлыгы 800 кв.м җирдә  агач куаклары киселде.Шулай ук август аенда Шыңар авыл җирлеге өстендә булып узган көчле давыл вакытында куптарылган  мәдәният йорты түбәсе ремонтланды,почта элемтәсе мәдәният йорты бинасына күчерелеп почта бүлекчәсенә  керергә тротуар салынды.Бу эшләр бюдҗетка 69 011 сумга төште. Җирлектә барлык культура һәм спорт мероприятияләре дә үткәрелеп бара.Искечә яңа ел бәйрәме  зурлап үткәрелде, 8 март бәйрәмендә солдат әниләрен һәм күп балалы әниләрне бергә җыеп табын артында матур кичә үткәрелде.Өлкәннәр көнендә барлык бюдҗет өлкәсендә эшләп  лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне бергә чәй табыны артында  җыеп матур очрашу үткәрелде. Март аенда  Шыңар мәдәният йортында “Сабагаз” идарәсе эшчеләре , Оет клубында район эчке эшләр идарәсе һәм теле -  радио компания хезмәткәрләре тарафыннан спектакльләр куелды. “Мини футбол” уеннарында “Шыңар” командасы Шыңар зонасы буенча беренче урынны алып финалга үтте. Шулай ук гайлә белән кышкы кросс, ” Әти - Әни һәм мин”гайлә ярышлары, балалар сабантуе, декбарь аенда Шыңарда  район күләмендә балалар арасында көрәш үткәрелде.

Төрле чаралар үткәргәндә һәм ярдәм кирәк булганда иганәчеләргә мөрәҗәгат итәбез.Мәсәлән: 9 май бәйрәменә “Туган як” ААҖ 2000 сум, “Барс Медио” компаниясе 16 000 сум, ООО “Саба”ның ”Оет” бригадасы 6 200 сум, Сабантуй бәйрәменә  “Барс Медио” компаниясе 90 000 сум, яңа ел алдыннан яхшы билгеләренә укучы  8 укучыга  11 мең 500 сум кызыксындыру премиясе, 6 укытучыга 6 мең сум акча бирелде. 2008 елда Шыңар авылында яшәүче һәм эшләүче, бәби алып кайткан гайләләргә  ярдәм итү йөзеннән оешкан фондка 95 000 сум, яңа уку елы уңаеннан авыр гайләләргә  “Сабагаз” оешмасы 8 400 сум,  Чулпыч авылы мәчетен тәзергә, бүгенге көндә Мәскәү шәһәрендә яшәүче Гатауллин Мәҗит Гатиат улынан  1 млн.200 мең сум күләмендә Олы Шыңар авыл җирлегенә ярдәм булды.Шулай ук Олы Шыңар авылында туган Усманов Илдус тарафыннан  Олы Шыңар авылының Һади Такташ урамына  25 машина күләмендә,200 метр озынлыкта вак таш җәелде.                                                                      

       Ел буена  шәхси хужалыклардан 443 мең 467 литр сөт жыйналды, (2007 елда 540 мең 609  литр иде, бу 2008 елда 97 мең 142 литрга әзрәк), хәм авыл халкына өстәмә 3 млн.321 мең 951 сум  күләмендә акча керде   ( 2007 елда бу сан 4млн.324 мен 872  сум иде, ягъни 2008 елда  1млн 002 мең 921 сумга кимрәк. Бүгенге көндә сөтнең  1 литрын 7 сумга җыела, авыл җирлегендә 261 сыер малы исәпләнә, ә 2007 елда 268 сыер малы исәпләнә иде ( - 7).  Шулай ук авыл халкы 2008 елда  180 цетнер, ит тапшырды, бу тагын авыл халкына өстәмә 2 млн.160 мең сум керем дигән сүз. (2007 елда  1 млн.518 мең сумлык, 138 цетнер гына ит тапшырылган иде ягъни 42 цетнерга кимрәк булган).Күргәнебезчә 2008 елда сөт тапшыру кимүгә , ә ит тапшыру артуга бара.

    Соңгы елларда авыл җирлеге Советы бар көчен, авыл халкына йорт төзергә, абзар – каралтыларын яңартырга, хөкүмәтебез тарафыннан бирелә торган ташламалы, күп төрле кредитлар алырга булыша. Мәсәлән: 2007 елгы  АПК линиесы буенча 10 яшь гайлә - 9 млн. 348 мең 151 сум 18 тиен акча алды; 2008 елда 4 гайлә йорт җиткерергә 3 млн.752 мең 700 сум акча алды һәм барысы АПК буенча 14 гайлә 13 млн.100 мең 851 сум 18 тиен күләмендә акча алдылар.Шулай ук ЛПХ кредитын 2008 елда 42 кеше, 5 млн.052 мең сум күләмендә алды.36 кеше 120 000  сум күләмендә субсидия өлешен кайтарып алды.Шулардан  23 мал торагы салынды, 6 транспорт алынды, 31  мал һәм 23 умарта алынды.     

   Язгы чорда авылларны төзекләндерү,яшелләндерүгә зур игътибар бирелде.Бу көн тәртипләре буенча Совет утырышлары,гражданнар жыеннары булып карарлар кабул ителде.Карарларнын үтәлеше алдагы Совет утырышларында анализланып барылды. Урамнарда, капка төпләрендә,авыл башларында тарау яткан төзелеш материаллары,салам-печән өемнәре,техника калдыклары өлешчә алдырылды.

Олы Шыңар хәм Кече Шыңар авылларының хәр капка төбе тикшерелде. 61 хужалыкка ,  үтәү срогын курсәтеп, кисәтүләр бирелде. Кисәтү срогы үткәч бу хужалыкларның капка төпләре яңадан тикшерелде. Участок  милиционеры белән берлектә беркетмә төзелде. Ел давамында авыл урамнарын грейдер белән тигезләп торган өчен Саба МППсына барлыгы   23 903   сум акча кучерелде. Август аенда, Кече Шынар авылы Ленин урамының   205 метр озынлыктагы өлешенә  370 мең 977 сумлык вак таш түшәлде.  Кыш айларында авыл урамнарын кардан чистарттрып тордык  хәм ел буена транспорттан файдаланган өчен  «Туган як» ААЖнә  6 925 сум 51 тиен, Саба ДРСУ га 3 581сум 06 тиен,”Яшен”оешмасына 4 440 сум  акча  кучерелде.

  Авыл жирлегенә кергән 5 авылның 4 сендә урам утлары ел дәвамында яндырыла.2008елда  урам уты өчен 66 394 кв.т. электр энергиясе тотылды хәм  134 мең 224  сум күләмендә акча түләнде, бу бер светильника (112шт. – 1 198сум; 593кВт. туры килә. Утларны яндырып сүндерүче фоторелеләрне, таймерларларны, лампаларны ел дәвамында электросервис оешмасы көйләп, сафтан чыкканнарын алмаштырып тордылар хәм аларга бу хезмәтләре өчен 2008 елда барлыгы 54мең  655 сум 86 тиен акча тотылды.

 Балаларның жәйге ялы оешкан төстә оештырылды. Мәктәп каршындагы ял лагерында 2008 елда  50 бала , Явлаштаудагы “Кояшкай” лагерында 4 бала, “Лесная сказка” лагерында  2 бала ял иттеләр. Читтән безнең жирлеккә ялга кайткан балалар саны 48. Аларның исемлекләре булдырылды хәм аларга жаваплы кешеләр билгеләнде.Бу балаларнын тәртибе хәрдаим кузәтелеп торды.

      Өлкәннәребезнедә онытып бетермибез. Социаль караучы билгеләнгән 25 кеше бар.Лесхоз картлар йортында тәрбияләнүче 2 кеше бар, аларга  инвалидлар көне унаеннан  КФХ житәкчеләре белән берлектә кучтәнәч пакетлар тапшырылды. Жирлек Советына гариза белән мөрәжәгать иткән 9 пенсионерга  район пенсия бүлеге аша 7 газ плитәсе һәм 2 газ котелы  белән ярдәм итүдә булыша алдык. Шәмәрдән тернәкләндерү үзәгендә 17 кеше сәләмәтлеген ныгыта алды.Районның ярдәм фонды аша 2008 елда барлыгы 58 кешегә 15 мең 454 сум күләмендә акчалата ярдәм бүленеп бирелде.Бүгенгесе көндә  Россия аримя сафларында  4 егетебез хезмәт итә. Аларны озатырга хәр берсен транспорт белән тәимин итә алдык. 

  Ел дәвамында биләмәдәге барлык бюдҗет учреждениеләре белән КФХ  эшләренә актив катнашып гел ярдәм итеп тордык.КФХрына ярдәмне иртә яздан амбарда бәрәнге яру белән башладык, көз көне амбарда ашлык эшкәртү, бәрәнге алу белән дәвам иттек.

     Авылларда жәмәгать иминлеген тәэмин итү безнең бурычларның берсе булып тора. /2008 елда барлыгы 2 (2007- 8)  жинаять кылынды, жәмәгать урыннарында исерек килеш 51 кеше тоткарланды (2007- 63), вак хулиганнык гәмәлләре кылган өчен  7 (2007-10) кешегә административ беркетмә төзелде, 15(2007-12) кешегә вак урлашулары өчен административ берктмәләр төзелде, юл йөрү кагыйдәләрен 102 кеше бозды(2007-113), шулар арасыннан 1 кеше руль артында спиртлы эчемлекләр кулланган килеш транспорт белән идарә итте/ .Олы Шыңар авыл җирлегендә пропискада торучы кешләр арасыннан ирегеннән мәхрүм ителүчеләр юк, һәм шулай ук учетта торучы балалар да юк.Мондый күнелсез күренешләрне булдырмау өлкәсендә хокук саклау органнары  хәм участок милиционеры белән тыгыз элемтәдә торабыз.Жирлек Советында оешкан жәмәгат тәртибен саклау комиссиясе бүгенге көндә тулы күәтенә эшли. Яшьләр оешмасы, мәдәният йортларында үткәрелә торган кичәләргә булышлык итәләр.Әмма жәмәгать оешмалары белән житәрлек күләмдә эшләп бетермибез.Мәсәлән: авыл җирлеге буенча тәртип саклау һәм профилактик чаралар үткәрү максатыннан  друҗина отрядлары, әти-әниләр оешмасы оештырылды, әммә кичләрен дискотекаларга, шулай ук төрле масса күләм  чаралар үткәрелгәндә шушы оешмаларны ярдәмгә чакыру биктә авыр.Ә бит дискотекаларга һәм кичәләргә үзебезнең үк балаларыбыз чыга.Аларның тәртибен контрольдә тоту әти- әниләрнең изге бурычы икәнен онытмасак иде.Киләчәктә бу кимчелекне бетерү өстендә эшлисе була.

Яшьләрнең буш вакытларын үткәрү өчен шартлар тудыру зур әхәмияткә ия.Шул максаттан чыгып физкультура-спорт эшләрен оештыруга игътибарны тагын да арттырырга тырышабыз.Спорт-физкультура белән шөгылләнү өчен барлык шартлар тудырылган: хоккей маданчыгы,мәдәният йортында  һәм урта мәктәптә спорт заллары тулы күәтенә эшли.                                                                                                               

     2008 елда Олы Шыңар авылында  авылында  1 пожар очрагы теркәлде (Загидуллина гайләсендә мунча янып бетте). Бүгенгесе көндә безнен жирлектә  2 янгын сүндерү машинасы бар.Аларның берсе “Туган як” ачык акционерлык җәмгиятендә,икенчесе “Сатыш” оешмасының Оет бригадасында тора.Алар һәрвакыт техник яктан төзек, ягулык майлау материаллары белән тулысынча тәэмин ителеп, жылы гаражда торалар. Алга таба Олы Шыңар авыл жирлеге  Советы эштә булган кимчелекләрне бетереп,халыкнын тормыш-көнкүрешен тагын да яхшырту өстендә эш алып барыр.
 

 

 

 

Категория: Мои статьи | Добавил: Glavapocelenya (13.07.2009)
Просмотров: 1018 | Комментарии: 2 | Теги: отчеты, Олы Шыңар | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 2
1 shinarlar  
0

2 Glavapocelenya  
0
smile

Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов