Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог статей Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои статьи [59]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Статьи » Мои статьи

кырык беренче мәчет
Атна буе дәвам иткән яңгырлы салкынча һава ул көнне рәтләнеп китеп кояш чыкты, бераз җиле булса да, көн матур иде.

Сәгать төгәл унда мәчет каршындагы мәйданда, бәйрәмчә матур киенгән, көләч йөзле чулпычлылар һәм кайткан-килгән кунаклар ал­дында Олы Шыңар авылы егете, бишвакыт намазлы Инсаф Мөхәммәтгалиев укуында Коръән аятьләре яңгырады. Дога кылынгач, бәйрәмгә чакырылган хөрмәтле хәзрәт, Татарстан Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил Фазлыев тантананы рәсми төстә ачып, сүзне муниципаль районы башлыгы Рәис Миннехановка бирде. Ул халыкны олы вакыйга белән тәбрикләп болай диде: “Кечкенә генә авыллар булса да, кергән табышларыннан изге эшкә өлеш чыгаручы гаиләләребез бар. Мондый бина торгыза алган авылның тормышы киләчәктә яхшы булыр дип ышанып калам”.

Күп чыгымнар таләп иткән бу кыйммәтле эшнең төп иганәче-спонсоры Мәскәүдә яшәүче чулпычлы Мәҗит Гатиятулла улы Гатауллин туган авылында Аллаһ йортын торгызу хыялын күптәннән йөрткән икән. Өйдәме, эштәме булуга карамастан, көндәлек биш намазны укып яшәүче фидакарь быелгы май аенда кайтып, ниятен Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллинга сөйләп бирә. Андый эшләрне кызуында сугарга өйрәнгән җитәкче шунда ук эшкә керешә. Инде бу мактаулы һәм саваплы хезмәтне башкарып чыгардай ышанычлы кешеләр кирәк була. Ә аларын эзләп әллә кая барасы да юк. Изге эшләрне башкарырга һәрвакыт әзер торучы җаваплылыгы чикләнгән “159нчы ПМК” җәмгыяте начальнигы Фәргать Нәбиуллин күбрәк шул як (Чулпыч, Шы­­ңар) кешеләреннән торган бригада төзи.

Өч ай тулып килгәндә матур кирпечтән намаз йортын торгызып, эчке эшләрен дә башкарып куялар. Заманча тәһарәтханә, җы­лытылган идән белән. Әлбәттә, авыл халкы, якын-тирә кешеләренең, район хакимиятенең дә ярдәмнәре күп тия. Аларга күпсанлы чыгышларда олы рәхмәтләр җиткерелде.

Сәгатьтән артык барган тантанада Җәлил хәзрәтнең гыйбрәтле вәгазь рәвешендәге чыгышларын, район мөхтәсибе Айнур, Олы Шыңар мәчет-мәхәлләсе имам-хатыйбы Илдус, Шәмәрдәннең 1нче мәхәлләсе имамы Габделхәмит хәзрәтләрнең сүзләрен бу көнне түземсезлек белән көткән халык тәэсирләнеп тыңлады, Чулпыч һәм Олы Шыңар балалары сәхнәләштерүендәге “Балыкчы” кыйссасы бәйрәмнең үзенчәлекле бизәкләреннән иде. Төп иганәче Мәҗит Гатиятулла улына Татарстан мөселманнары Диния нәза­рәте рәисе мөфти Госман хәзрәт Исхакыйның Рәхмәт хатын тапшырып, төзүчеләргә һәм лаеклыларга бүләкләр биргәннән соң “Аллаһы әкбәр, Аллаһы әкбәр, ләәә иләһа иллә Аллаһы...” дигән тәкъбир сүзләре астында ишектәге ленталар киселеп, эчкә үттеләр, бүләккә алып килгән паласлар җәелде, беренче намаз укылды. Бер сәгатьтән җомга намазына чакырып азан яңгырады. 

Хәерле сәгатьтә, чулпычлылар!

Категория: Мои статьи | Добавил: shinarlar (02.06.2009)
Просмотров: 468 | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов