Татарстан Республикасы башкаласы Казанда 12-14 сентябрьдә Бөтенроссия татар фольклоры фестивале узды. Саба районы Кече Шыңар мәдәният йортыннан бу фестивальдә«Каз канаты» (җитәкчесе Әлфия Билалова) һәм «Наза» (җитәкчесе Гөлсем Рабгетдинова) фольклор коллективлары катнашты. Ябылу көнендә, ягъни 14 сентябрьдә, Казан Кремле территориясендә татар милләтенең төрле этник төркемнәре җыр-биюләрен,йолаларын күрсәттеләр. «Каз канаты» балалар фольклор төркеме «Күкәй җыю йоласы»н, «Наза»-татар халкыныңҗырлы-биюле уеннарын күрсәтте. Гала-концертта фольклор төркемнәр белән бергә профессиональ коллективлар да чыгыш ясады. Фестивальдән хислэр яңарып,яңа дуслар табып,иске дуслар белән сагынышып күрешеп,искиткеч күңел күтәренкелеге белән кайттык.
|