Статистика |
Онлайн всего: 1 Гостей: 1 Пользователей: 0 |
|
Главная » 2011 » Сентябрь » 19 » Кабакка - дан!
Кабакка - дан! | 09:35 |
17 сентябрь көнне Саба районында елдагыча "Кабак бәйрәме” гөрләде.Авыл җирлекләре,шәхси хуҗалыклар, мәдәният йорты, китапханәләр, кыскасы кем бәйрәмнәргә битараф түгел, барысы бергә Сабаның үзәк мәйданында күңел ачты, җырлады, кабак ризыклары белән сыйланды. Олы Шыңар авыл җирлегендә бәйрәм уңаеннан әзерлек эшләре алдан ук башланып китте. Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары, "Әллүки” балалар бакчасы коллективы, китапханә, мәдәният йорты кабактан берсеннән берсе үзенчәлекле, матур эшләнмәләр, композицияләр ясадылар, бик күп төрле, тәмледән тәмле ризыклар пешерделәр, Сабага шуларның иң әйбәт, иң матур дигәннәре барды. Бәйрәмне ачып җибәргәннән соң сәхнәдә концерт башланып китте. Кече Шыңар авыл мәдәният йортының "Рәшә” агитбригадасы "Кабакка дан!” дип аталган программа белән чыгыш ясады, кабакка багышлап такмаклар җырладылар. Шул арада, чәй өстәле янында парларын бөркеп самавыр кайнап чыкты. Кабак бәлеше, бөккән, мантый, коймак белән бәйрәмгә килгән кешеләр рәхәтләнеп сыйланды, рәхмәтләрен җиткерделәр. "Иң матур җыр” һәм "Агитбригадалар”номинациясендә мәдәният йорты коллективы беренчелекне алды, ә "Иң зур кабак” номинациясендә Олы Шыңар авылыннан Ахунҗанов Ришат хуҗалыгында үскән 29 килолы кабак икенче урынны яулады. "Саба дулкыннары” телерадиокомпаниясе һәм районның мәдәният бүлеге җиңүчеләргә рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырды.
|
Просмотров: 474 |
Добавил: Glavapocelenya
| Теги: ахунзянов ришат, Чулпыч авылы, Саба, кабак бәйгесе, кабак.тыква, праздник тыквы, село чулпыч, шыңар.шинар авылы
| Рейтинг: 0.0/0 |
|
|
|
Block title |
Block content |
|