Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Туган нигез кадере
[ ] 11.03.2012, 15:26

Кышкы матур көндә өйдә телефон чылтырады. Америка кыйтгасыннан ук чылтыраталар икән. Шундый ачык, әйбәт ишетелә. Күрше Урта Саба авылы белән сөйләшкән кебек. Элемтәгә чыгучылар күптәнге танышларым Зәбидә белән Фәрит Вәгыйзовлар икән. Бу урында аларның 2000 нче елдан бирле Америка Кушма Штатларында яшәүләрен, гаилә башлыгының, галим-физик буларак, Колледж-Стейшен университеты лабораториясен җитәкләвен, аның җәмәгате Зәбидә ханымның океан артында да Казандагы педагогик эшчәнлеген дәвам итүен, балалар бакчасында яшь буынны тәрбияләвен ассызыклап үтәргә кирәктер.
Хәл-әхвәлләр белешкәннән соң, әңгәмәбез болайрак дәвам итте:
– Элемтәгә чыгуымның тагын бер сәбәбе бар. Минем туган авылымда кеше яши торган ике-өч йорт кына калды бит инде. Түлешкәнең заманында аерым колхоз булып, "Салкын чишмә” исемен йөрткәнен, ике тегермән буасы белән дан тотканын, башлангыч мәктәбе, кибете, клубы эшләп торганын яхшы беләсез, – дип санап китте Зәбидә ханым. – Хәзер инде Түлешкәбез үлеп бара. Әмма шулай да бик якын ул безгә. Соңгы елларда инеш аша салынган басма җимерелеп, суның теге ягындагы чишмәгә чыга алмый башлаганнар иде. Менә хәзер Сабада яшәүче авылдашларыбыз, аларның уллары, оныклары өр-яңа күпер эшләп куйганнар. Шуларга, кемнәр икәнен ачыклап, күптиражлы "Татарстан яшьләре” газетасы аша рәхмәт сүзләре ирештерсәгез иде...
... Америка кадәр Америкадан чылтырату булгач, кешеләрен дә, күпер-басмасын да күрү өчен, Түлешкәгә юл тоттым. Ул көнне Зәбидәбезнең Түбән Кама шәһәрендә яшәүче әтисе Мөхәммәт ага, әнисе Мәсхүдә апа, аларның уллары Зәбит, Азат һәм Сабадагы кызлары Фәридә дә кайткан иде. Мөхәммәт ага Закиров олыгайган инде. Май аенда аңа 96 яшь тула. Ул өч сугышта (!) – 1939 елда японнар белән – Халхингол, аннары фин һәм герман сугышларында шофер булып катнашкан. Бөек Ватан сугышыннан фронтта йөргән машинасы белән кайткан легендар шәхес. Тыныч тормышта да сынатмый, үз колхозларында эшләп, Ленин ордены белән бүләкләнә. Аның җәмәгате Мәсхүдә апа укытучы була. Закировлар, язмыш кушуы буенчадыр инде, 1984 елда Түлешкәдән күченеп китәләр. Йортларын Чулпыч авылы кешесе сүтеп алып китә. Шулай итеп, гомер иткән нигезләре моңсуланып, бушап кала. Дөрес, җәйләрен кайткалап китәләр. Әмма үзләре яшәгән, биш бала үскән өйнең булмавы өлкәннәрне дә, нәселне дәвам итүчеләрне дә борчый, бәгырьләрен телгәләп ала.
Көннәрдән бер көнне Мөхәммәт аганың малайлары элекке йортларының язмышы белән кызыксыналар. Һәм аны кире сатып алу мөмкинлеген ачыклыйлар. Ә ничек алып кайтырга? Шундый проблема туа. Сүтсәң, черегән ниргәләрне алыштырасы була. Алай итсәң, өйнең элеккеге үзенчәлеге югала. Аның һәр бүрәнәсе, хәтта ботак бизәкләренә кадәр якын бит...
Менә шуларны истә тотып, Закировларның уллары Фәрит, Зәбит һәм Азат өйне яңадан сатып алганнан соң, күтәртеп, астына чананыкы сыман табаннар кыстыралар һәм әкрен генә өстерәтәләр. Кадерле йорт бөтен килеш ипле генә кузгала, хәтта Кече Мишә елгасын да уңышлы чыгып һәм моннан 28 ел элек киткән урынына кайтып утыра...
Менә шул тарихи өйдәге чәй өстәле янында очраштык та инде без.
– Туган нигезнең тарту көче йөз яшькә җиткәндә тагы да арта икән, – дип тыйнак кына елмаеп куйды төрле фронтларда үлем белән күп тапкырлар очрашкан ветеран. – Исән-сау җәйгә чыгып булса, үз өебездә торгалап та китәрбез әле. Басма бар, суыбыз тәмле. Безнең өчен кадерле булган чишмәбезне малайлар белән үзебез рәшәткәләп, өстенә матур гына "өй” дә ясарга ниятлибез. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллин белән киңәштә торабыз. Ул да Түлешкәне гел кайгырта, зиратыбызның коймасын да ремонтлаткан. Ә хәзер, балалар, әйдәгез, бергәләп яңа басмабызны карап кайтыйк әле, – дип сүзен йомгаклады мөхтәрәм шәхес.
...Чыннан да, шушы авыл тумасы, хәзер район үзәгендәге "РСУ-2” җәмгыятен җитәкләүче Ринат Сөнгатов түлешкәлеләрне сөендереп, утыз метр озынлыктагы күпер-басма ясаттырып куйган. Мәңгелек итеп. Төп каркасы тимердән эретеп ябыштырылган, кешеләр йөри торган өлешенә калын такта җәелгән. Басманың элеккесен дә Ринат Хәким улы эшләткән булган. Ә менә монысын, урысча әйтсәк, капитальный итеп ясауда, такта әзерләүдә, транспорт белән ярдәм итүдә Рамил, Микаэль, Нурулла, Рафис, Рөстәм Заһидуллиннар, Рафаэль Сөнгатов, Таһир Сәлахов, Ринат Нәбиуллин, Дамир Сафиуллин, Рамил Сафин, Равил Нуриев һәм башкалар ярдәм иткәннәр. "Перспективасыз”лар исемлегенә эләгеп бетәргә дучар ителгән авылның санаулы гына кешеләре менә шуларга һәм "РСУ-2” җәмгыяте коллективына рәхмәт укый да инде. Без дә изге гамәлдә катнашучыларның барысына да, түлешкәлеләрнең үзләренә дә хәерле гомерләр, исәнлек-саулык
телик.
             
                                                                                                                                                                 Тәлгат НӘҖМИЕВ.

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Америка, түлешкә авылы, село тулушка, фарид вагизов, тулушка, забида вагизова
Просмотров: 888 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов