Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Әсхәт Ахунҗанов
[ ] 11.11.2009, 14:50
   Узып киткән 2007нче ел Шыңар халкы күңеленә иң истәлекле елларның берсе булып кереп калырдыр, мөгаен. Чөнки шушы елның 1нче сентябрендә өлкәннәрне һәм балаларны сөендереп Кече һәм Олы Шыңар авылларының нәкъ уртасында иң соңгы заман таләпләренә җавап бирерлек булган 2 катлы бик матур,мәһабәт мәктәп бинасы сафка басты.Ул үз эченә балалар бакчасы һәм медпунктны да сыйдырган.Ап-ак заллар,мәрмәр баскычлар,якты кабинетлар балаларны үзенә тартып,укырга дәрт өстәп тора. Бүгенге көндә мәктәптә 159 бала белем ала.Мәктәп Әсхәт Ахунҗанов исемен йөртә. Кем соң ул Әсхәт Ахунҗанов?Ни өчен Олы Шыңар урта мәктәбе аның исеме белән аталды икән?Исем тикмәгә генә бирелмидер бит! Безнең бүгенге максат –шушы мәсьәләгә ачыклык кертү,райондашларларыбызны бу шәхеснең тормыш юлы,эшчәнлеге белән таныштыру. Тарих укытучысы буларак Әсхәт абый турында сөйләгәнче бераз гына булса да мәгариф үсешенең аерым этапларына тукталып үтүне кирәк дип саныйм. Белгәнебезчә Шыңар төбәге үзенең зыялылары белән районда гына түгел ,республика күләмендә дә билгеле як. Мәгърифәт һәм белем бирү өлкәсендә дә үз эшләре белән тарих битләрендә урын алган, кешеләр күңеленә мәңгелеккә кереп калган шәхесләребез күп безнең. Татар халкының билгеле тарихчысы Шиһабеттин Мәрҗәни 1885 нче елда ук "Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр”дигән хезмәтендә Шыңар авылыннан чыккан мелла Сәйфетдин бине Әбубәкер бине Сәлим әл-Шыңарый Хаҗи эшчәнлеге турында җылы фикерләр әйтеп калдыра.Сәлим әл-Шыңарый Хаҗи үз чорының күренкле гыйлем ияләренең берсе булган.Заманында Бохарада һәм Кабулда белем ала.Туган җиренә кайтканда бик күп гыйльми китаплар белән кайтуы да билгеле.Кайтканнан соң Саба карьясында имам хатыйб һәм мөдәррис вазыйфасын башкара.Бу 1813нче елларга туры килә. Шулай ук бу хезмәттә,нәсел башы Кече Шыңарга барып тоташучы, мелла Илкәй бине Тукай әл-Өшкәтәви турында да мәгълүматлар бар.Ул Казан өязендәге Өшкәтә авылында мәдрәсә тота,дәресләр бирә.Илкәй мелла гадилеге ,белемле булуы белән тирә-юньдә дан казана. XIX гасырның безнең яклардан чыккан күренекле мәгърифәтчеләре турында сөйләгәндә "Хәлфә Мәннан” исемен төшереп калдырсак, безнең бу чыгышыбыз тулы һәм төгәл булмас иде. 80нче елларда "учительская школа”тәмамлап кайткан Рахманкулов Мәннан дигән кеше үз йортында балаларны яңача укыта башлый.Мәннан абзый беренче мәртәбә кара такта куллана,парталар булдыра,акбур,кара савытлары кебек уку әсбапларын файдалана.Рус теле,география,арифметика кебек фәннәрне өйрәтә. Укыту,яңалык кертү җиңел генә булмаган,әлбәттә.Иске фикерле авыл кешеләре аңа карата”балаларны рус итә”-дип һөҗүм дә оештырганнар,үтерү белән янаганнар.Ләкин егет куркаклардан булмый.Ул Шыңарда 14 еллап балаларга белем һәм тәрбия бирә. Белем бирү өлкәсендә шушы төбәктә хезмәт иткән муллалар да үзләреннән лаеклы өлеш кертәләр.Безнең як халкы үз күңелендә берничә мулланың исемен бүген дә саклый һәм хөрмәт белән искә ала. Олы мулла Вәлимөхәммәт хәзрәт-шактый коры,ләкин гадел кеше була.Дин кануннарын төгәл үти,башкалардан да шуны таләп итә. Хәйбрахман мулла алдагысыннан аермалы буларак алдынгы карашлы кеше булуы белән билгеле.Көндезләрен кадим сабагы,ә кичләрен яшерен рәвештә шәкертләрне өенә җыеп,русча һәм ул вакытта рөхсәт ителмәгән җәдит китабын укыткан.Урядник сизмәсен өчен олырак шәкертләрне ишек төбенә каравылга куя торган була. Яхиннар нәселеннән булган Закир һәм Фазыл муллалар да авыл кешеләре күңеленә бары тик уңай яклары белән генә кереп калганнар.Тормышларын үз көчләре белән алып барганнар,укыту һәм тәрбия бирүдән бушаган вакытларында тәрәзә рамнары, ишекләр ясау белән шөгылләнгәннәр, фәкыйрләргә, ятимнәргә матди ярдәм күрсәтергә тырышканнар. Кече Шыңар авылында Мөхәммәтҗан мулла хезмәт иткән.Аның өенең ишек алдында кечкенә мәдрәсә булуы билгеле.Бу мәдрәсәнең бер бүлмәсендә малайлар, икенчесендә кызлар укыган. Шунысын әйтеп китү урынлы булыр,моннан берничә ел элек Казан университеты галимнәре Раиф Мәрданов белән Илдар Һадиев районыбыз буйлап кабер ташындагы язмаларны укып йөрделәр.Алар Кече Шыңар зиратының көнчыгыш өлешендә яхшы сакланган кабер ташындагы түбәндәге язуга тап булдылар: "Бу кабердә галимә Маһруй, мелла Әхмәткәрим кызы, имам Мөхәммәтҗан хатыны күмелгән. 49ел Кече Шыңарда балалар укытты.Артына 6 углын имамлык вазыйфасына калдырып китте. Димәк бу алда әйтелгән мәдрәсәнең икенче бүлмәсендә белем алучы кызларга сабак өйрәтүче Маһруй абыстайның кабере булып чыга. Шундый ук кабер ташы Оет авылы зиратында да сакланып калган.Анда имам Шаһиәхмәт Бәхтияр улының шушы авылда 49 ел имамлык итүе,халыкка тәрбия бирүе,1893нче елда вафат булуы турында әйтелә. ХХ гасыр башы үзенең катлаулы вакыйгалары белән тарихка кереп кала. Мәгариф системасы беренче унъеллыклар чорында әлләни үзгәрешләр кичерми диярлек. 5-6 кв м мәйдан биләүче мәктәп-мәдрәсәләр яшәвен дәвам иттерә. Ә менә 20 нче еллар җәмгыять тормышына яңа сулыш өрә. 1926нчы еллда Кече Шыңарда беренче яңа заман мәктәбе (икенче төрле итеп әйткәндә совет мәктәбе) ачыла. Бу мәктәпкә нигез салучыларның берсе- Ахунҗанов Әсхәт абый була. Димәк, безнең мәктәбебез революциядән соң беренчеләрдән булып яңача укыту системасы буенча эшли башлаган Әсхәт абый исемен йөртә икән... Әйдәгез, хәзер аның тормыш юлына һәм мәгариф өлкәсендәге эшчәнлегенә ныграк тукталыйк. Әсхәт Ахунҗанов 1896 нчы елда Кече Шыңар авылында дөньяга килә. 8 яшендә үзләреннән 4-5 чакрым ераклыкта булган казаклар авылына барып җәдид мәктәбенең II сыйныфынында белем ала башлый. Мәдрәсәне 1910 нчы елда тәмамлагач, аны Казан өязе Арча волостенең Сарай_Чокырча авылына укытырга җибәрәләр. Бер ел анда эшләгәннән соң кире үзе укыган мәдрәсәгә кайтып мөгаллимлек эшен дәвам итә. 1917 нче елда Олы Нырсы мәктәбенә эшкә билгеләнә. Олы Нырсы мәктәбенә эшкә килүе уңаеннан Ә. Ахунҗановның төрле документлары, истәлекләре тупланмасындагы бер язма игътибарны җәлеп итә. Ул- Әсгать абыйның Олы Нырсы мәктәбе коллективына, бу төбәк халкына инде 70 нчы еллар башында юлланган хаты. Шул чорда "Җиңү байрагы” газетасында Олы Нырсы урта мәктәбе үзешчәннәренең уңышлы чыгышлары турындагы мәкалә белән танышкач, языла ул хат. "Язманы укыгач, диелә анда, моннан 48 ел элек Олы Нырсы мәктәбендә укыткан вакытларым искә төшеп, гүяки үземне хәзер шул коллективта хис итү яшен тизлегендә җаным аша чагылып үтте. Килгән елны ук яңа мәктәп бинасын салдыру артыннан йөрергә туры килде. Аның эчке җиһазлары: эскәмия-парталар, урындыклар-өстәлләр һәм класс тактасын да үзем ясадым. Авыл картлары класс тактасыннан башкасын ошаттылар, тегесенә "тәре тактасы” дигән ярлык сугып ярсыну белдерделәр. Аны юкка чыгардым,өстәл тактасын ясадым. Ә язу өчен бер табак калайны стенага элеп файдалана идем. Укыта башлагач тагын бер "гаебем” ачылды. Яңача укыту буенча керә башлаган математика дәресләрендә "плюс”,"экс” тамгаларын күргәннән сон "тәре ясарга өйрәтүче” дигән исемем таралды. Әлеге тамгаларны башкача сүрәтләгән "реформа”кертергә мәҗбүр булдым. Беренче сыйныфлар өчен әзерләнгән рәсемле дәреслек тә ата-аналар нәфрәтенә очрады. 15 ләп бала дәрес ташлады. Гомумән, бу елларда укуларны оештыру бик күп каршылыклар аша бпрды. Шулай да яз җиткәч имтиханнар үткәрдек, күпчелек ата-аналар рәхмәтләрен белдерделәр. Дүртенче уку елында җәен дә шунда калып, берничә укучыны Лаешта ачылачак педагогик курска әзерләдем. Алар укытучы булдылар. Имам Шакиров-шуларның берсе.” Язмадагы бу юллар Әсгать Ахунҗан улының мәгърифәт юлына зур фидакарьлек, тырышлык белән килүен дәлиллиләр. 1921 нче елда Әсгать абый кабат Казаклар мәктәбендә (бу вакытта крестьян яшьләре мәктәбе) укыта, аннары Теләче волостеның мәгариф бүлегенә эшкә чакырыла. Алда әйтелгәнчә 1926 нчы елда Кече Шыңарга укытучылык эшенә кайта. Бу узган елларда төрле кыска сроклы педагогик курсларда белемен күтәрә. Казан Дәүләт Педагогика Институтына читтән торып укырга керә.Чөнки укыту эшендәге һаман саен булып торган үзгәрешләр, югарыдан куелган таләпләр дулкынында шуннан башка төгәл юнәлеш белән бару мөмкин түгеллеген яхшы күзаллаган була ул. Укыту белән рәттән Әсгать ага төрле җәмәгать эшләре алып бара, халык алдында сәясәттәге үзгәрешләр, киләчәк тормыш турында чыгышлар ясый. Шушы елларда ил күләмендә наданлыкка каршы көрәш игълан ителә. Илебездә бу вакытта 5 кешенең 4се авылда яшәгән. Казан губернасы халкының 18% гына укый-яза белгән. 1920 нче еллар башында кабул ителгән Совнарком Декретында "Республиканың 8 яшьтән 50 яшькә кадәрге укый-яза белми торган бөтен халкы грамотага өйрәнергә тиеш,-” диелә. Шушы максаттан 1920 елдан 1927 елга кадәр Республикада 5600 өлкәннәр өчен мәктәп ачыла. Анда 200 меңгә якын кеше язарга һәм укырга өйрәнә Шыңарда бу эшне оештыручы да Әсгать Ахунҗанов була. Өйләгә кадәр мәктәп яшендәге балаларга белем бирә, кичләрен өлкән яшьтәгеләрне мәктәпкә җыеп хәреф танырга, язу серләренә төшенергә ярдәм итә. Укытучы-мөгаллимнең авылдашлары арасында авторитеты үсә, педагогик тәҗрибәсе ныгый, белем бирү өлеәсендә ныклы үз методикасын булдыра. 1931 нче елда Республика буенча үткән Укытучы- ударникларның I нче Бөтентатар съездына делегат булып чакырылуы-аның инде җитлеккән, тәҗрибәле укытучы икәнен күрсәтә. 1933 нче елда Әсгать абыйга тагын туган авылы белән аерылып торырга туры килә. Ул 1 еллап Казаклар җидееллык мәктәбендә, аннан 1934-35 нче елларда Саба 10 еллык мәктәбендә укытучылык итә. Бу вакытта Олы Шыңар авылында ТБУМ, ягъни җидееллык мәктәп ачыла. 1935-37 нче елларда Әсгать ага шушы мәктәптә укыту эшләре буенча урынбасар, аннан директор вазыйфаларын башкара. Эш дәверендә үзен булдыклы җитәкче, үз предметын яхшы белүче педагог итеп күрсәтә. Авыл халкы белән тыгыз бәйләнештә тора. Сәләте булган укучыларны мәктәпкә тарту, алга таба укуларын дәвам иттерүдә булышлык күрсәтү һәм юнәлеш бирү-аның эшчәнлегенең төп максаты була. Бер үк вакытта чыгып килгән газеталарның актив хәбәрчесе буларак төрле темаларга чыгышлар ясый, регионда булган проблемаларны күтәрә, яшь буынга багышлап шигырьләр дә яза. Шундый шигырьләрнеэ берсе белән сезне таныштырып китәсе килә. Һаман алга юллар ярыгыз. Кышның шундый матур бер көнендә Тау буенда чаңгы шуганда Бер карт килеп янга, карап торды Безнең сызган ап-ак юлларга. -Кечкенәдән сез бәхетле,- диде,- Өстегездә җайлы киемнәр. Чаңгы белән җил күк очасыз бит, Кайда безгә элек бу көннәр. Чабатага тактык иске такта, Чаңгы иттек иләк кысасын. Нәни дустым, сиңа гаҗәп шул бу, Ышанмыйча күзең кысасың. Бу тормышның кадерен бик белегез, Нык булыгыз, белем алыгыз. Бер урында туктап калмагыз һич, Һаман алга юллар ярыгыз! Әй киттек без карны пыр туздырып, - Әйдә, дибез, алга, гел алга! Шат елмаеп, бабай карап калды Безнең сызган ап-ак юлларга. Мәгариф эшендәге зур хезмәте өчен ул 1939 нчы елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, 1948 нче елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Әсгать абый авыл халкы күңеленә дә зур авторитетка ия булган абруйлы шәхес буларак кереп калган. Тормыштагы авыр мәсьәләрне хәл иткәндә, төрле каршылыклы вакыйгалар белән очрашканда, яшьләр дә, өлкәннәр дә киңәш- табыш сорап аңа еш мөрәҗәгать итә. Зур тормыш тәҗрибәсенә ия булган педагог үзенең төпле фикере белән һәр кешегә туры юл күрсәтә, тормыш каршылыкларын җиңеп чыгарга ярдәм итәрдәй киңәшләрен бирә. Әсгать аганың авызыннан бер генә тапкыр да начар сүз чыкмый, нинди генә очракта да тавышын күтәрә белми,авылдашлары белән беркайчан да ямсезләнешми,һәр кеше белән уртак тел таба. Уен-көлке ярата,һәрвакыт җор телле,матур итеп җырлый.Еш кына аны төрле мәҗлесләр,туйлар алып барырга чакыралар. Сабыр ихтыярлы,ипле,һәр кешене игътибар белән тыңлый белә торган,динне, милләтне ихтирам итүче чын мәгьнәсендәге гали кеше була ул. Укыту белән рәттән башка эшкә дә кулы ятып тора.Авыл кешеләренә чиләкләр төпләп бирә,столярлык эше белән шөгылләнә.Ике катлы йортларының астагысында мастерской урнашкан була.Анда эш белән шөгылләнү өчен,барлык кораллар тупланмасын булдыра,(Әсгать абый ясаган урындыкларны кайбер йортларда бүген дә очратырга мөмкин әле.) Шуңа күрә аның балалары да яштән үк хезмәткә өйрәнеп үсәләр, үз тырышлыклары белән Республика,ил күләмендә танылган белгечләр булып җитлегәләр. Олы улы Алмаз абый бүгенге көндә Казан Дәүләт медецина университеты профессоры, Россия күләмендә билгеле балалар хирургы. Кызы Венера ханым Казан химия-технология институтын тәмамлап инженер һөнәрен үзләштерә.Үз эшенең чын остасы буларак таныла. Кече улы Фәрит абый республика күләмендә танылган теш табибы. Ахунҗановларның нәсел тармагыннан кайсы гына буынын алма-барысы да шундый хөрмәткә лаеклы, тырыш, эшлекле шәхесләр.Илебезнең төрле почмакларында халкыбызга хезмәт итәләр. Димәк, мәктәбебезгә Әсгать аганың исеме юкка гына бирелмәгән.Бүгенге көндә Олы Шыңар урта мәктәбенең укытучылар коллективы, укучылары бу исемне зур горурлык белән йөртерләр, эштә, укуда Әсгать Ахунҗанов кебек сынатмаслар дип әйтәсе килә.
                                                 (Материал Гарипов Айдар Моталлап улының шәхси архивыннан алынды) 
Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya
Просмотров: 712 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов