Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Шәйдуллина Әлфия Кыям кызы.
[ ] 17.11.2009, 15:46
    Җырчы,биюче халкын без энә күзеннән үткәрергә күнеккәнбез. Сорау арты сорау, сынау арты сынау. Башкаларны кабатламыймы? Килеш килбәте,холкы,зәвыгы ниндирәк? Әлфия Билалова – тормыш юлын сәнгатькә багышлаган шундый затларнын берсе. Кече Шынар кызы ул. 1962 елның кояшлы апрелендә якты доньяга аваз салган . Әтисе Кыяметдин авылда данлыклы ташчы саналган. Тырыш булуы өстенә, бик тә шигъри җанлы, матур әдәбият ярата. Әнисе исә матур-моңлы итеп җыр-лый,биергә бик оста. Шуңа алар балаларында күркәм сыйфатлар тәрбияләгәннәр. – Сәхнәне сәнгатьне кече яштән яраттым. Артист- җырчыларга, биючеләргә гашыйк булып үстем. Әнием оста тегүче. Яңа күлмәк кигән саен икәүләшеп бии идек. Биюче булырга теләгемне белдергәч тә, сабыр холыклы әнием ипле генә итеп: "Үзең беләсеңдер инде, балам”,-диюдән узмады. Ә әтием корырак. Бик үк риза түгеллеген шунда ук сизеп алдым. "Кызым, ай-һай, ныклап уйладыңмы?” – дип шөбһәсен белдерде... Аның күркәм сыйфатларын күрә белән укытучыма исә әдәбият дәресендә шигырьләрне күңеле аша кичереп, онытылып укыган кызны: "Сеңлем, син сәнгать кешесе булырга тиешсең, талантыңны югалтма, үстер!” –дип илһамландыра. Шулай итеп, 1979 елда мәктәпне яхшы билгеләргә генә тәмамлаган Әлфия Алабугага мәдәният училищесына юл тота һәм хореография бүлеген уңышлы тәмамлап, авылга кайта. Кече Шыңар мәдәният йортында хезмәт юлын башлый. Шыңарда бию сәнгатенең 30 елдан артык данлы тарихы бар. Заманында үзем дә биеп йөргән бу түгәрәкне авылдашыбыз Нәгыйм абый Нигъмәтҗанов (авыр туфрагы җиңел булсын) 1968 елда оештырды. 1979 елда бию төркемен Әлфия Хәлиуллина, 1977 елдан мине чын сәхнәгә чыгаручы, киләчәк язмышымны сәнгать белән бәйләүче остазым Гөлсинә апа Вәлиева (Сабадан ) җитәкләде. Коллективыбыз белән күп авылларда концертлар белән уңышлы чыгышлар ясап, шулайө ук район күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә җиңүләр яуладык,- ди ул үткәнннәрне искә алып. Бию түгәрәге мәдәният йортына махсус белемле Әлфия Билалова кайткач чын- чынлап яңарыш кичерә. Репертуар баей. Түгәрәккә йөрүчеләр саны арта. Нигездә татар халык биюләрен өйрәнәләр. Башка милләт биюләрен дә чит итмиләр. Күнегүләр үткәрү өчен бүлмәләре бар. Аппаратура яхшы. Коллектив өчкә буленә: кечкенәләр, уртанчылар һәм өлкәннәр. Һәр мәдәни чарада актив катнашалар, концертлар белән чыгалар. Бию төркеме 1994 елдан "Халык бию коллективы” исеме йөртә. Сәнгать җитәкчесе Әлфия Билалова исә халык иҗатының Бөтенсоюз конкурсы лауреаты исемен алды. Гомер- гомергә һөнәрле һәм талантлы булды бу як халкы. Тегү- чигү, итек басу, шәл бәйләү, балта чабу осталыгы, җыр- биюгә сәләтлелек аларның тормыш көнкүрешеннән килә торгандыр. – Әлфия, сәхнә сәнгатенең күпләгән төрләре белән баетыла. Син аларның барысын да үз иттең. Җырлау- бию генә түгел, концертларны да күп вакытта үзең алып барасың, спектакльләрдә дә төп рольләрне үзең башкарасың, авыр түгелме?- дип сорыйм аннан. – Бер караганда әллә нәрсәсе дә юк кебек инде. Үзеңне сәнгатҗ дөньсына багышлау, аны үз итү, хыялый ярату күңелне юата, күпмедер вакытка бу тынгысыз дөнья мәшакатьләреннән арынып торырга, тынычланып калырга ярдәм итә. Спектакльләр-дә уйнау минем өчен иң бәхетле көннәргә әйләнде. Иң яраткан рольләрем "Хаҗи әфәнде өйләнә”дә Хаҗиның карчыгы, "Әни килде”дә - аңа, "Тормыш җыры”нда – Фатыйма, "Игезәкләр”дә - Рәсимә, "Язылмаган законнар”да – Назлыбикә образлары булгандыр. Кыскасы, спектакльләрдә уйнаганда үземә рухи азык, җан тынычлыгы ала идем. Мин бит әле 1982 – 88 елларда читтән торып Казан дәүлән университе-тының тарих – филология факультетында югары белем дә алдым. Хыялый Әлфия идем мин, тынгысыз булдым. Уку бик ярады. Алган белемнәрем хәзер балалар белән эшләгәндә, яраткан хезмәтемдә зур ярдәм итә. Укып бетергәч Ринат Гыйләҗев – "Сорнай”га, Бәрхәт Гәрәй Мәскәүгә эшкә чакырганнар иде. Яшьлек юләрлеге булгандыр инде, сагынам дип, авылга кайттым. Кайчагында эш дәверендә булган гаделсезлекләрдән рәнҗегәндә китмәгәнемә үкенеп тә куям. Язмышымдыр инде. 1988 елда Илфат белән гаилә кордык. 5 яшьлек улыбыз Алмаз үсеп килә. Матур яшибез, - ди ул эчкерсез елмаю белән. Ә сәхнәдәшләре аның күңел халәтен аңлап, хәленә кереп торалар. Шулай булмый ни, Әлфия үзе дә, дуслары дигәндә, җанын ярып бирергә әзер. Күңеле матур, ният – уйлары изге Әлфиянең. Сәхнә - аның иҗади эш урыны. Шуңа да сәнгатькә җаваплы карый ул, тамашачы ышанычын акларга тырыша. "Кеше гомере – аккан су, дип тикмәгә генә әйтмиләрдер. Эшли башлавыма да чирек гасыр була. Монда эшләү, сәхнәдә, дусларым арасында булу минем өчен лотереяда чыккан отыш кебек. Үземне бәхетле саныйм”,- дип Әлфия канәгать рәвешендә.
Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: сәхнә, мәскәү, Шайдуллина Альфия Кыямовна, Шәйдуллина Әлфия Кыям кызы, биюче Әлфия, әдәбият, Уфа, Казан, алмаз шайдуллин, Әлфия хәлиуллина
Просмотров: 614 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов