2008 елның август аенда Бөтенроссия инвалидлар оешмасы төзелүгә 20 ел тулды. Шул уңайдан инвалидлар арасында игълан ителгән “Бергә күбрәк булдырабыз” сәнгать иҗаты Бөтенроссия фестиваленең республика этабы Кече Шыңар авылыннан Инсаф Шәрәфиев-ка җиңү китерде. Алты яшеннән бирле бию белән шөгыльләнүче,хәзер 6 сыйныф укучы- сы “Хореография иҗаты(соло)”номинациясендә күпсанлы катнашучылар арасында лауре-ат исемен яулады һәм музыкаль үзәк белән бүләкләнде. Шәкертенең бу уңышына Кече Шыңар мәдәният йортының бию коллективы җитәкчесе Әлфия Билалова аеруча шат. “Ин- сафның бу сәләте нәселдән килә,- ди Әлфия.-Әтисе аеруча сәнгатҗкә гашыйк сәхнә кеше- се иде.Инсаф аңа охшаган,зур дәрт һәм теләк белән бии,аның белән шөгыльләнүе дә җи- ңел.Әмма җиңү үзе җиңел булмады,лауреатларны ачыклау кискен кондәшлек шартларын- да барды.”
И.Шәрәфиев фестивальнең район этабында да мәдәният йорты сәхнәсендә очынып-очынып биюе белән күпләрне сокландырган иде. Инде лауреатны фестивальнең Бөтен-россия этабына чакырырлармы дигән сорау туа. “Моңа өметебезне өзмибез,ышаныч белән көтәбез”, - ди Әлфия.
|