Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Җиргә тугрылык.
[ ] 03.11.2011, 18:06
   "Туган як” җәмгыятендә озак еллар комбайнчы булып эшләгән Нәкыйп Маликов уллары Нияз белән Илназ  күңелендә дә механизатор һөнәренә мәхәббәт тәрбияләгән. Алар икесе дә мәктәптә бишенче сыйныфта укыган вакытларыннан ук җәйге каникул чорында әтиләре янында ярдәмче комбайнчы булып эшләп үсәләр. Әти кешенең уллары белән горурлануы сизелә. Нияз тугызычы сыйныфтан соң Саба Һөнәр лицеенда (хәзер аграр көллият), Илназ Олы Шыңар мәктәбендә укып тракторчы, шофер таныклыгы алганнар. Армия сафларында хәрби бурычларын үтәп кайткач та, Нияз белән Илназ туган җирләренә тугры калалар. 2006 елдан икесе дә "Нива” комбайнында эшлиләр. Быелгы уракта Илназ 7000 центнерга якын ашлык суктырган, 305 гектар мәйданда игеннәрне теземнәргә салган. Нияз иске "Нива” комбайнын ремонтлап, гел уруда гына эшләгән. "Игенче өчен басуда ашлык сугудан да ләззәтлерәк эш юк. Әле өченче ел гына "Нива” комбайнында 11000 центнер икмәк суктырып, район буенча алдынгы урынга чыккан идем. 2010 елда йөрәккә операция ясатырга туры килсә дә, күңел барыбер яраткан хезмәткә тартыла. Машина-техника паркында авыл хуҗалыгы тагылма машиналар ремонты белән шөгыльләнәм”,– ди Нәкыйп Маликов. –Авыл хуҗалыгында эшләү ошыймы соң?–дип сорыйм егетләрдән. –Эшләгәнгә түлиләр икән, нишләп ошамасын,–диләр алар. –Урып-җыюда эш­лә­гәнегезгә тиешле дә­рәҗәдә түләделәрме? –Әйе. Ел саен иске комбайнда эшләмәбез әле, яңасын бирерләр, югары җитештерүчән эшли торганнарын,– ди Нияз. Җавапларыннан ук егет­ләрнең үз бәхетләрен туган җирләрендә табарга ниятләгәннәре аңлашыла. "Икесе дә кечкенәдән татарча көрәш белән шөгыльләнәләр. "Саба таңнары” газетасы призына үткәрелгән ярышларда, республиканың Буа, Тәтеш районнарында узган Татарстан чемпионатларында 1-2нче призлы урыннарны яуладылар. Сабантуйларда үз яшьтәшләре арасындагы авырлык буенча батыр калганнары бар”,– дип Нәкыйп сөйли башлаган иде, әтиләрен Илназ белән Нияз эшкә ашыгуларын әйтеп аны сүзеннән туктатты. –Хәзер кайда эшлисез?– дим. –Ферма төзелешендә,– дип җавап бирделәр. Яшьләрнең үз хезмәт вазифаларына җаваплы караулары, гомумән, авыл хуҗалыгының Нияз, Илназ кебек көчле рухлы, нык ихтыярлы механизатор кадрлар белән тулылануы куандырды.
                                                                                                                                            
                                                                                                                                                               Г.Галимуллина
                                                                                             (материал "Саба Таңнары" гаҗитенең 2.11.2011 ел №86 саныннын алынды)
Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: маликов нияз.маликов илназ, Саба районы, Туган як, комбайн, маликов накыйп, Шыңар авылы
Просмотров: 416 | Загрузок: 0 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов