Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Икмәк үстереп тапкан бәхет
[ · Скачать удаленно () ] 24.02.2011, 14:35
    Ил табынын баету өчен көчтэн килгәнчә тырыштым, утыз елга якын механизатор булып эшләү дәверендә халыкны икмәк белән тәэмин итүгә лаеклы өлешемне керттем, шуның белән үземне бәхетле дип саныйм,-дип башлады сүзен Шыңар урта мәктәбендә эшләүче хезмәттәшем Марсель Мөхәммәтов.Әйе,төп эше мәктәп белән бәйле булса да. Урып-жыю чорын басуда үткәрә ул. Моның сәбәпләре дә бар, аз гына хэтерне яңартып, язма героеның тормыш юлына күз салыйк. Марсель башта Олы Шыңарда сигезьеллык, аннары район үзәгендәге урта мәктәпне тәмамлый. Саба белән ике араны кышын чаңгыда, жәй көне велосипедта йөреп укый. Спорт белән шогыльләнүен Тукай совхоз техникумында укыганда да дәвам итә, алдагы тормышында ул чаңгыда узышу буенча район чемпионы дәрәжәсенә күтәрелә һәм күп тапкырлар призлы урыннар яулый. Армия сафларында хезмэт итеп кайткач, укуын Чистай авыл хужалыгы техникумында читтән торып дәвам итә. 1980 елларда Шыңарда урта мәктәп ачыла. Ул елларда хөкүмәтебез авыл хужалыгы белгечләре әзерләүгә зур көч игътибар бирә: мәктәпне тәмамлаган егетләр тракторчы-машинист, кызлар сыер саву операторы һөнәрен үзләштереп чыгалар,практика узу өчен тракторын да, комбайнын да кайтаралар. Директор Габделбэр Шафигуллин чакыруы буенча Марсель мәктәпкә производствага өйрәту мастеры булып эшкә урнаша,егетләргә авыл хужалыгы машиналары буенча практик дәресләр бирә башлый. Мәктәп тракторы белән язгы чәчу эшләрендә катнаша, ә жәй көне комбайнга утыра. - Авангард колхозында 29 ел чәчудә.25 ел урып-жыю эшләрендә катнаштым. Төрле маркалы комбайннарда эшләргә туры килде. Беренче утырган СКД-5 белән ундурт сезон эшләдем.-дип дәвам итте сүзен Марсель. Үз эшенэ жаваплы һәм намуслы карап. Матур нәтиҗәләргә ирешә ул. 80-90 нчы елларда ВЛКСМның Татарстан өлкэ комитеты Мактау грамотасына һәм "За отличие в труде” күкрәк билгесенә лаек була. "Енесей-1200” комбайннары арасында район буенча ике тапкыр беренчелеккә чыга, "Дон-1500” белэн икенче урынны яулый.Тырыш хезмәте өчен күп тапкырлар авыл һәм район сабантуйларында буләкләнә,өч мәртәбә "Үз эшенең остасы” булып таныла. Мәктәптәге эше дә җир белән бәйле Марсель Равил улының. Баштарак производство бригадасы оештырып, бәрәңге игү белэн шөгыльләнсә, сонгы елларда мәктәп яны тәҗрибә участогын житәкләде. Бакчада укучылар тарафыннан күп төрле күзәтүләр һәм тәҗрибәләр үткәрелеп, 2008-2009 уку елы нәтиҗәләре буенча Шыңар мәктәбенең тәҗрибә участогы район мәктәпләре арасында беренче урынга чыкты, шул ук елны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының махсус дипломына лаек булды. Хезмәткә булган мехәббәте белән Марсель мәктәп коллективының да, гаиләсенең дэ олы хөрмәтен тоеп яши. Казан медицина училещесын тәмамлап, Олы Шыңарга эшкә билгеләнгән Оет авылы кызы Рузилә белән алар бик матур гомер кичерәләр.Өч бала тәрбияләп үстерәләр. Күп еллар әтисе белән бергә комбайнда эшләп үскән Илфир Казан социаль-юридик иниститутын тәмамлап, районыбызның Лесхоз бистәсендә хезмәт куя. Икенче уллары Илгиз укытучы булырга хыяллана, гуманитар-педагогика институтының физик тәрбия бүлегендә укый. Әнисенә ярдәмче һәм сердәш булып , кызлары иллария үсеп килә,.иренең мондый уңышларга ирешүендә,әлбәттә, Рузилә ханымның да өлеше зур. Балаларга терәк булып тәрбия кылуда , йорт -җирне алып баруда, гаилә мөнәсәбәтләрен җылы килеш саклап калуда аның хезмәте һәрьяктан мактауга лаек. Мөхәммәтовлар – авылыбызның күркәм гаиләләренең берсе.
                                                                                 (материал "Саба таңнары" гәҗитеннән күчереп алынды)
Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: колхоз авангард, илфир мухаметов, рузилә мухаметова, Оет авылы, Марсел Мухаметов, Олы Шыңар авыл, илгиз мухаметов, икмәк үстерү
Просмотров: 509 | Загрузок: 223 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов