Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Билалова Алисә Илһам кызы
[ ] 01.06.2011, 09:02
  Тулы исеме:Алисә Илһам кызы Билалова. Туган җире: Саба районы Кече Шыңар авылы. Гаиләсе:әтисе Илһам,әнисе-Зөбәрҗәт,сеңелләре-Сөмбел һәм Энҗе. Белеме:Татар дәүләт гуманитар –педагогика университетының 4 курс студенты.
    Кайбер төбәкләрдә авыл кешесенең моң-зарын гына ишетергә туры килгәндә,Шыңарлылар мәдәният йортында эшләп килүче бию түгәрәгенә Рәхәтләнеп йөри.Авылда халык бию ансамбле эшләүнең файдадан башка зыяны юктыр ул.Бүген ,мәҗлесләрдә бии белмәвеннән куркып,почмакка качучылар арткан вакытта,Олы Шыңар урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә чыгарылыш сыйныф яш ьләре ел саен вальс әйләнә. Саба районында ике Шыңар авылын бер итеп халык бию ансамбле эшләп килүе турында ишеткәнегез бар микән?Авыл егете Нәгыйм Нигъмәтҗанов нигез салган әлеге ансамбльдә кемнәр генә биемәгән дә,аның биючеләре кайда гына чыгыш ясамагандыр инде.Быел әлеге ансамбль нигез салынуына 45 ел тулуын билгеләп үтә.Заманында «Сөмбел» буларак аталып,1993 елда халык бию ансамбле исеме бирелгәннән соң «Әлфия» дип үзгәртелгән әлеге бию коллективы хакында сүз башлавым юктан гына түгел.Бүген әлеге ансамбльдә чыныгу алып, «Шул елларда сәнгать дөньясына үземдә мәхәббәт»,-дип санаучы Кече Шыңар авылыннан студент кыз , узган ел гына 20 яшен билгеләп үткән –Алисә Билалова белән гәп куертабыз.Сүзебез авылда эшләп килүче бию ансамбле һәм ,әлбәттә Инде,Алисәнең үзе турында да барыр… «Әлфия» халык бию ансамбле хакында сүз кузгалтканбыз икән, аның белән Инде 30 ел дәвамында Әлфия Шәйдуллина җитәкчелек итүен дә ,Һәм аның 1994 елда «Халык иҗатының 111 Бөтенсоюз конкурсы лауреаты» исеме яулавын да әйтми калдырырга ярамас.Авылдагы Алисә кебек чая кызлар һәм шук малайларны биюгә тартуда нәкъ менә аның өлеше чиксез зур да Инде. Бу яктан Алисә икеләтә бәхетле.Чөнки авылның биюче Әлфиясе –аның әтисе Илһамның бертуган апасы да әле!.. -Сүз дә юк,кешене мәҗбүриләп кенә бернинди эшкә дә тартып булмый торгандыр ул,-ди Алисә,туганының авылда бию коллективын җитәкләве турында сүз чыккач.-Әйе,Әлфия апа безне балалар бакчасында вакытта ук биергә өйрәтә башлый.Мәктәп елларында да менә дигән мөмкинлекләр тудыра,үз эшенә бирелеп, янып-көеп эшләп йөри.Ләкин мәҗбүриләү дигән нәрсәнең әсәре дә юк.Үзенең дә оста биюе,актив сәхнә кешесе булуы белән миндә биюгә карата мәхәббәт уята алгандыр да Инде ул,мөгаен.Табигать тарафыннан бирелгән әзме-күпме сәләтне үстерү өчен .вакытында этәргеч тә кирәк бит әле ул. -Менә шул сәләт турында тәфсилләбрәк сөйләшик әле,Алисә.Әти-әниеңнең дә җыр-моңга ,биюгә сәләтләре бармы әллә? -Безне ,дөрестән дә,авылның үзешчән сәнгать гаиләсе ,дип атарга җирлек бардыр ул.Әтиебез өздереп гармунда уйный,сәхнәне яңгыратып җырлау сәләтенә Ия.Юкка гына әле бүген дә төрле мәҗлесләргә,кичәләргә чакырмыйлардыр үзен.Заманында ул да,әниебез Зөбәрҗәт тә авылдагы бию коллективы составында булган кешеләр.Әлфия апа Алабугада белеем алып кайтып ,авылда эшли башлаган беренче елда,нәкъ менә әти һәм аның яшьтәшләреннән торган балаларны бию төркеменә җыйган булган икән.Шуңа күрә минем һәм сеңелкәшләрем Сөмбел белән Энҗенең дә биюгә Тартылуына гаҗәсенергә кирәкми.Сәләт дигәне нәселдә дә,канда да бар,димәк.Авыл сәхнәсендә генә түгел,дәрәҗәле бәйгелэрдә дә гаилә ансамбле буларак, бик теләп чыгыш ясыйбыз.Әти җырлап,безнең аның Янында биеп йөргән чаклар бик күп булды Инде.Район буенча үткәрелгән Фестивальдә Гала концертка да уздык,конкурсларда җиңүләр дә яуладык. Сәхнәдә бергә-бергә кайнап яшәсәң,күпкә күңеллерәк икән ул. 11 сыйныфта укучы сеңлесе Сөмбел ,урта мәктәпне тәмамлау белән биюче һөнәрен сайларга,шул өлкәдә белем алырга теләсә дә,Алисә гомерен Сәнгать өлкәсенә багышлыйсы килмәгән икән. «Мөмкинлекләр юк түгел иде, Бәлки сәләтне тагын да үстереп булгандыр.Ләкин,өлкән бала булгач.,әти-әни дә каршы килде,үземнең дә әлеге катлаулы юлдан атлыйсым килмәде,-дип елмая ул үзе,бу хакта сүз чыккач.-Дистә елдан артык авылдагы ансамбльгә Йөрсәм дә ,бию минем өчен шөгель генә булып калды шул Инде.» Булачак укытучы ул- Алисә.Татар дәүләт гуманитар-педагогия университетының татар филологиясе факультетының 4 курсында белеем ала. «Мәктәптә эшләү ни дәрәҗәдә күңелгә якын булуы быелгы практика вакытында ачык күренер Инде»,-дисә дә,сайлаган һөнәренә «хыянәт» итәргә Җыенмый бугай үзе.Киләчәгенең авыл яки шәһәр белән бәйле булуын гына тәгаен ачыкламаган. -Укытучы һөнәрен сайлаганмын икән,шул өлкәдә дә югары нәтиҗәләргә Ирешүне максат итеп куям,-дип сүзен дәвам итте Алисә.-Укытучы үз эшен нәтиҗәле башкарсын өчен ,һәр өлкәдә дә җитәрлек дәрәҗәдә белемле булуы мөһим бит ул.Шул вакытта гына камиллеккә якынаеп булла торгандыр.Шул хакта уйлыйм да,мәктәп елларында сәхнәдән төшми диярлек биеп йөрүемә Куанып та куям.Сәләтең бар икән,укучылар белән дә эшләү җиңел булачак. -Ә сезнең уку йортында сәнгатькәгашыйк студнтларны бергә туплау, Аларның мөмкинлекләрен киңрәк җәелдерү өчен нәрсә дә булса эшләнәме соң?Әллә булачак укытучылар фәнне үзләштерүгә өстенлекне кубрәк бирергә тиешме? -Уку йортында белеем алу белән беррәттән сәнгать дөньясында кайнарга Тулы мөмкинлек бирелгәнгә күрә дә,бүгенге юлдан атлавыма үкенмим мин.Чөнки бер генә көнгә дә сәхнәдән аерылганым юк,дисәң дә Ялган булмас.Теләге булган кешегә шартлар тудырылган булганга да горур- Ланып әйтәм бу сүзләрне. Рәсәйнең атказанган,Татарстанның халык артисты Марсель Җаббаров җитәкчелек иткән «Мизгел» яшьләр халык театры гына да ни тора!..Сүз дә юк, кайбер чараларны оештыру студентларның үз җилкәсенә генә йөкләнергә мөмкин.Шундый оештыру эшләренең башында йөрү миңа ,мәсәлән,бик ошый. -Әзме-күпме үзеңдә лидерлык сәләте бар дип санамыйсыңмы?Югары уку йортында нинди дә булса эшнең башында йөрү өчен кыюлык һәм әрсезлек тә кирәктер бит,Алисә? - Әз-мәз генә тугел,җитәрлек бездә лидерлык сыйфатлары (елмая). Мәктәптә укыганда ук лидерлык сыйфатлары белән аерылып тордым бугай Мин.Инде хәзер,үсә төшкәч,тагын да остардык,чарлана төштек.Авылда өй- Рәнгәннәрнең файдасы тигәндер.күрәсең.Мәктәптә 11 еллык тәҗрибә тупла да,башлап та йөрмә,имеш.Уку йортында гына түгел,җәйге каникулларда да Авылның мәдәният йортында студентлар белән җыелып концерт куябыз, төрле бәйрәмнәрдә актив катнашабыз.Мәсәлән,яңа ел кичәсендә сәхнәдә чыгыш Ясаучыларның күпчелеге без-яшьләр идек. -Башка студентларны үз артыгыздан ияртүе кыен түгелме соң? -Иярүчеләр дә, теше-тырнагы белән каршы төшүчеләр дә бар.Белем алуга гына ябышып ятучы,укудан башка студент тормышын күз алдына да китерә Алмаучылар бездә дә җитәрлек. Ә безнең кебекләр бар өлкәгә дә өлгерергә тырыша.Мәктәп тормышында актив укучы булганнар,студент булгач та тулай торак бүлмәсендә генә бикләнеп ятмый Инде ул. Бергә җыелып сөйләшәбез, киңәшләшәбез дә, уртак хезмәт җимеше туа. - Иҗатта кайнап яшәү укуга комачау итми дисең алайса? -Киресенчә, тырышыбрак укырга стимул бирә бугай әле ул.Башкалардан артта калмас, кайбер фәннәр буенча аларны куып тоту өчен,тагын да тырышыбрак укый башлыйсың.Уку йорты данын яклап, төрле чараларда кат Нашып йөргән студентларга укытучылар да ярдәмгә килә.
 …Алисәнең сеңелләре дә бию түгәрәгенә йөрүен әйткән идек Инде. Өчесе дә биергә яратсалар да, һәрберсенең аерым юнәлеш буенча талантлары Аерылып тора. Гаиләдәге иң кечкенә кыз, әле 5нче сыйныфта гына укучы Энҗе,апаларына Караганда остарак җырласа,бию буенча Сөмбелне берсе дә Уздыра алмый. Ә менә Алисәнең нәфис сүз буенча үз мөмкинлекләре аерылып тора.Югары уку йортына укырга кергәч,әлеге таланты тагын да Ачыла,студент кыз башкалар алдында таныла төшә. -Әле укырга кергән генә ел иде,-дип сөйләп китте Алисә, үз осталыгымны 15 югары уку йорты студентлары арасында уздырылган бәйгедә сынап карарга булдым мин. Һәм юкка гына булмады тырышуым - шул чакта 3 урынны алган идем. Шуннан күреп алдылар да,студентлар арасындагы иң дә- Рәҗәле һәм мавыктыргыч бәйгеләрнең берсе булган «Ягымлы яз»да катнашып карарга тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә катнашып, 2 курста укыган вакытта 3 урынны алган идем, узган ел «Ягымлы яз»ның «Нәфис сүз» номинациясендә 1нче дәрәҗә лауреат булдым (җитәкчем-Әлфия апам ). Идел буе округындагы татар студентлары арасында уздырылган «Милли хәзинә» конкурсында катнашып та жюри рәисенең ихтирамын яуладым,дип әйтә алам.Әлеге дәрәҗәле бәйгедә нәфис сүз буенча 1 урынны яуладым (җитәк- Чем-Әлфия апам). -Бию,театр һәм нәфис сүз…Бер кеше өчен күпкә җыела түгелме соң бу? Бәлки, үзеңне бер генә өлкәгә багышласаң,нәтиҗәсе яхшырак та булыр иде? -Мин аларны бер-берсенә комачаулый дип санамыйм.Аллага шөкер,өчесендә дә үземне сынап карадым.Дуслар табарга да ярдәм иткән юллар бит ул.Шуңа күрә дә аларның берсенә генә тотынып булмас иде.Бары-сы да җанга рәхәтлек бирә.Балачакка Кире әйләнеп кайтсам да,Әлфия апама ияреп биергә китәр идем.Хәзер үземнең тормышымны сәхнәдән башка күз алдына китерә алмыйм.Әйе,әйе гади тамашачы булып залда утыру гына ошамый миңа. Сәхнә артындагы ыгы-зыгы,каушый-каушый сәхнәгә чыгулар ни тора!.. -Һаман да каушата мени әле, Алисә? -Каушамаска,гап-гади авыл баласы бит мин (елмая).Балалар бакчасына йөргәндә генә тамашачы алдында куркып калуның ни икәнен белмәгәнмен-дер.Үсә төшкәч,акны карадан аера белә башлагач,каушата.Хәер,иҗат булгач, үз эшең өчен җаваплылык тою табигый хәлдер,минемчә. Р.S. «Бию-авыр һөнәр,-ди Алисә. -Ул кемдер тарафыннан языл-ган шигырьне уку да,көйгә салынган җырны башкару да түгел.Анда һәр чы-гыш саен яңалык уйлап табарга кирәк.Костюм,музыка,яңа постановка-уйлап кына бетер…Биюче булып китмәвемнең төп сере дә шулдыр, мөгаен…»
                                                       Фәрит Салихов. Саба-Казан «Яшьлек» журналы, № 4, 2011 ел, апрель.
 
.
Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Билалова Сөмбел, Билалова Алисә Илхамовна, Билалова Зөбәрҗәт, Билалов Илхам, ла
Просмотров: 476 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов