Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Айтуган Ахунҗанов
[ ] 13.04.2010, 15:48
                                                       
                                                     КАЛДЫЛАР ЕРАКТА ЙОКЛАРГА
 
    Кече Шыңарга Айтуган Ахунҗановның һәлак булуы турында рәсми хат бөтенләй килми. Ул һаман да хәбәрсез югалучылар рәтендә йөри. Хәтта исем- фамилиясе газиз сөякләре күмелгән Орел-Брянск җирендәге мемориаль тактага да язылмый. Алай гына түгел , фронтка киткән туган авылындагы обелискка да кертелми башта. 1997 елда нәшер ителгән "Хәтер” китабында фәкать ике генә юл мәгълүмат бирелә: " Ахунҗанов Әсгат улы, 1923, Кече Шыңар авыл,Саба РКХ моб., с-т.” Шулай итеп, намусына билгесезлек дигән нәрсә озак еллар тап төшереп тора. Ә чынлап, төптән уйласаң, билгесез фронтовик юк бит. Һәр солдат диярлек гаиләсеннән, туган җиреннән чыгып киткән.Дөрес, чолганышта, дошман тылында,елгалар кичкәндә үлгәннәр, махсус заданиеләрдән әйләнеп кайтмаганнар турында кем хәбәр итсен? Билгесез солдат булып югалганнар, Айтуган кебек исемсез каберләрдә ятучылар дистәләрчә һәм йөзләрчә мең икәнен яхшы беләбез. Ә бит Кече Шыңар авлындагы Ахунҗановларга кайгылы хат килә. Аны Айтуганның әтисенә сугышчан дусты, русча әйтсәк, боевая подругасы яза: "Товарищ Асхат! Я вам сообщаю, что ваш сын Ахунзянов погиб. Погиб 26 августа в 8 часов утра. Погиб на боевом посту. Похоронен, в Орловской области в деревне Турищево. Конечно, вам будет интересно, кто сообщает. Я с ним была в одной части и при мне его убило, были все в одном, же окопе. Теперь вот я вам посылаю фотокарточки, которые взяла у него в кармане. Вот и все. Если хотите написать ответ, то пожалуйста, вот мои, адрес: Полевая почта 51161-Е. Вороновой Ольге Ивановне. Но если получите это письмо, то мне хотелась бы чтобы вы ответили. 29 август 1943 года. Воронова О.И.” Әмма бу хатны рәсми документка санарга теләмиләр. Менә шушы хаксызлыкны торгызуга , ягъни " хәбәрсез югалучы” солдатның намусын дәлилләүгә егерме ел элек Алмаз энесе ныклап алына. Ул сугыш еларыннан бирле Айтуган абыйсын төшләрндә күреп газаплана, аның өчен гомере буе сызып- сыкрап яши. Бу урында " эзтабарыбызның”- фронтовик абыйсының хәтерен кайтаруга алынучының кем икәнлегенә тукталып китик әле. Аламаз- Ленин орденлы укытычы Әсгат Ахунҗановның кече улы. Хәзер бик тә билгеле шәхес. Аның турында алты том булып чыгачак " Татар энциклопедиясе” нең беренчесендә бирелгән күләмле мәгълүматның биш – алты юлын гына китерү дә җитәдер. ... Балалар хирургы, уролог, медицина фәннәре докторы, профессор, ТАССРның һәм РФнең атказанган табибы, Россия Медицина- техника фәннәре академиясенең хакыйкый әгъзасы, СССРның атказанган уйлап табучысы (1989), ТРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстаның Дәүләт премиясе лауреаты, академик Н.А. Лопаткин исемендәге бүләк иясе... Кыскасы, Алмаз Ахунҗанов,илле ел дәвам иткән хирурглык чорында егерме меңгә якын операция ясап, бик күпләрне сәламәтләндергән һәм үлемнән алып калган алтын куллы белгеч буларак, кеше гомеренең кадерен чын мәгънәсендә аңлый торган шәхес. - Без гаиләдә дүрт бала идек. Айтуган, Юлдаш абыйлардан соң Гөлшат апа туган. Мин – 1937 елгы,- дип сөйләп китте ул озак еллар йөрәгендә саклаган хатирәләрен. - Әнием бер яшьлек чагымда вафат булган. Үзем дә сабый вакытта очраклы рәвештә генә исән калганмын. Ниндидер, тән үлекли торган чир белән җәфаланганмын. Көзге бер көндә үлде дип белеп, юка юрганга төреп өйалдына чыгарып куйган булганнар үземне. Үләннәр белән дәвалый торган күршедәге Бәдигыл әби хәл белергә кергән җиреннән борыныма көзге куеп караган. Көзге парланган. Шуннан соң, әлеге дә баягы шифалы үләннәр белән юындыра- юындыра, яңадан җан өргән күрше әбиебез. Кыскасы, бу якты дөньяга ике тапкыр килгәнмен. Гомумән, үз анамның назын күреп үскән бала түгелмен. Ул елларда укытучыларны бер авылдан икенчесенә күчереп йөрткәннәр. Әнинең вафатыннан соң, буйдак әтигә җиңелрәк булсын диптер инде, мине ару тормышлы күршеләребез Галәветдин бабай белән Асылбикә әбигә тәрбиягә биргәннәр. Әти икенче әнигә 1940 елда гына өйләнә. Ә инде мин өч- дүрт яшьлек сабый вакытта Айтуган абый егет булып килә инде. Яшь аермабыз да хәйран – ундүрт ел бит. Ул 1938 елда Олы Шыңар җидееллык мәктәбен "4” һәм "5” билгеләренә генә тәмамлап, ике ел Арча педагогия училищесында укып кайткан. 1940-1941 нче уку елын үзебездән шактый ерак Тимершык авылы мәктәбендә эшли башлагач аның тарантаска җигелгән ат белән йөргәнен әйбәт хәтерлим. Киңерәк итеп ясалып, кара һәм сары төсләр белән аралаштырып буялган дугасына кадәр истә калган. Мин аны мул сулы Мишә елгасы буенда көтеп ала идем. Айтуган абыем мине күрүгә, трантасыннан төшеп, үземне күтәреп ала да, биек итеп өскә таба чөя иде. Үзләре белән тормагач, бер карында яткан төпчек энесе буларак кызгангандыр да инде ул мине. Аннары янәшесендә утыртып дилбегәне тоттырганы да истә. Немец илбасарлары һөҗүм башланган елны үзебезнең авыл янәшәсендәге Чулпыч мәктәбенә укытырга кайткан ул. Туганнарыбызның сөйләвенә караганда, Айтуган абыйның сугыштан калдыра торган "бронь” дигән кәгазе дә булган. Әмма аның бик тә фронтка китәсе килгән һәм хәрби комиссариат юлын таптый- таптый, туган елын 1923 итеп яздыруга ирешә дә, тиз генә "олыгаеп” куя һәм күптәнге теләгенә ирешә.
   1924 елның 26 декабрендә-иртәгә сугышка киләсе дигән кичтә өстәл янына җыелгач,болай дигән: ”Әти, сиңа үзем киткәнче әйтәсе бер сүзем бар. Ачуланма. Хәзер инде гаиләбез түгәрәкләнде,икенче әниебез дә булды. Алмазны үзебезгә кире алып кайтыйк. Шуңа эчем поша,йөрәгем елый. Ул сезнең белән өйдә калса,тыныч күңел белән чыгып китәр идем”... Бу фикергә әти белән Хәнифә әни берсүзсез ризалашып: "Без бу хакта үзебездә сөйләшкән идек ",-диләр. Шулай итеп мин,газиз абыемны үзебезнең өйдә,олыларга ияреп елый-елый озатып калдым.Әмма, ни аяныч, бу мәңгелеккэ аерылышу булган икэн... ...Җитмештән узган ак халатлы, пакъ кунелле профессорнын шушы урында күзләрен яшь басты, сүзсез калды. Бераздан тамагына утырган төерне йоткандай итте дә, үтә дә сабырлык белән хәтерендәге мәңге ңуелмас истәлекләрен сөйлэвен дәвам итте. -Айтуган абыем миңа бер отверка бүләк иткән иде.Бик озак еллар аның төсе итеп сакладым. Авылдашларына да бер истәлек калдырган булган ул. Фронтка китәр алдыннан ул вакытта клуб ролен үтәгән элекке мәчетебезнең тәрәзә рамнарын һәм йөзлеклэрен матурлап буяган да, калган буявы белән стенага " Айтуган.1941 ел” дип язып куйган. Аның бу тамгасы озак еллар абыебызның якты рухын искә төшереп торды. 1943 елның шыксыз көзен мәңге онытасым юк. Кара каргалар көтүләре белән очып йөри торган болытлы көндә ниндидер хат китереп бирделәр. Шул өчпочмаклы кэгазьне күкрәгенә кысып әтинен елаганы, аңа әнинең дә кушылганы бугенгедәй күз алдымда тора. Аларнын йөзләренә ни өчен кара сөрем коелганын ул вакытта без белмәдек. Фронттан- Ольга Воронова дигән кыздан килгән кайгылы хәбәр булган икән ул...Әти шунда ук хат язган.Әмма җавап бирүче булмый.Күрәсең, үзе дә һәлак булып, нәкъ абыебыз кебек хәбәрсез югалгандыр. Әйе,безнең буыннын яшьлеге бик кыска булды, күңел канатлары шартлап сынды, хыяллар чәлперәмә килде шул... Яшьлек дигәннән, абый кесәсеннән алынып, хатта килгән фотонын берсе аның сөйгәне Хәдичә апаныкы була. Авылда дүрт кыз белән кич утырганда бүләк иткән ул аны абыйга. Хәдичә апа сугыштан соң Мәскәүдә яшәде. Окоптан килгән хаттагы адрес буенча Орел губернасының (хәзер Брянск өлкәсе) Турищево авылына 1950 елда барып , яшьлек мәхәббәтенең каберен үз күзләре белән күреп кайткан. Әмма тора-бара мондый ялгыз каберләр тигезләнеп , юкка чыга шул. Моңа гаҗәпләнерлек тә түгелдер, бәлки. Дәһшәтле сугыш узган Курск, Орел, Брянск якларында кеше гомере өзелеп , гәүдәсе кумелмәгән бер генә аршын җир калды икән? Күңеленә җан тынычлыгы таба алмаган Алмаз Әсгат улы СССР Оборона министырлыгының Үзәк архивына, Брянск өлкәсе хәрби комиссариатына, шул ук өлкәнең Брасов районы хакимияте башлыгына кат-кат мөрәҗәгать итә. Әмма алардан "часть расформирован", "на хранении нет”, "в списках погибших нет”,”не числится” дигән формаль җаваплар гына килә. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы "Хәтер китабы” редакциясе белән дә эшлекле хезмәттәшлек урнаштыра Алмаз Ахунҗанов. Уртак тырышлык белән анын 23-1 томында Айтуган Әсгат улының кайда һәм кайчан һәлак булганы төгәл итеп күрсәтелә, фоторәсеме дә урнаштырыла. Кыскасы, бөек Тукаебызның: "Бармени бездә гомумән чын кеше кадерен белү?! Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?!”- дигән сүзләрен еш кабатлыйбыз. Әмма вә ләкин Ватан өчен үлеп күрсәткәннәргә дә кадер юк булып чыга түгелме сон?! Алар бит матди нәрсә - акча да, фатир да, машина да сорамыйлар, фәкать исемнәрен, солдат намусын кайтаруны көтәләр... ...Һәм ниһаять, Бөек җиңүнең 65 еллыгы якынлашкан көннәрдә Брянск өлкәсе комиссариатыннан Алмаз Ахунҗановка күптән көтелгән, хәтта төшләренә кереп йөдәткән хат килеп төшә. Анда, "Ватанны саклаганда һәлак булганнарның исемен мәңгеләштерү турында”гы РФ Законы нигезендә кызылармияче А.Ә.Ахунҗановны җирләнгән урынында – Турищево авылындагы туганнар каберлеге мемориаль тактасында исем-фамилиясен мәңгеләштерү мәсьәләсе җирле власть органнарына тәкъдим ителүе әйтелә һәм бу гамәл тормышка ашырылгач, Казанда нәшер ителә торган "Хәтер китабы” редакциясенә язмача җавап җиткереләчәге белдерелә. Берничә көн үткәч, "Хәтер китабы” редакциясеннән дә куанычлы хәбәр алына. Әлеге изге басманың озакламый чыгачак өстәмә 27нче томына сержант А.Ә.Ахунңановның исем-фамилиясе, ата-данлыгы, сугышчан частьларының номерлары, һәлак булган вакыты һәм җирләнгән урыны төгәл күрсәтеләчәге искәртелә. Шулай итеп, ике дистә ел эзләнүләрнең хаклыгы тантана итә.Әйе,дошманнын утлы өермәсенә күкрәкләре белән каршы торган, изге җиребезне күз карасыдай саклаган, аның иминлеге һәм якты киләчәге өчен тиңдәшсез бәрелештә гомерләрен биреп тә исемнәрне билгесезлектә калган Айтуган кебек солдатларның данын яшәтү өчен Кешелек хәтеренең мәңгелек булуы кирәк!
                                                                                                  
                                                                                                          Тәлгат Нәҗмиев.
Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Воронова Ольга Ивановна, Айтуган Ахунҗанов Әсгат улы, Айтуган Ахунзянов Асгатович, кече Шыңар, Ахунзянов Алмаз Асгатович
Просмотров: 611 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/2 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов