Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Нәгыйм Гаяз улы Нигъмәтҗанов
[ ] 10.07.2009, 15:45

                                                     Нәгыйм Гаяз улы Нигъмәтҗанов.

             Татарстанның атказанган мәдәният хезмэткэре.

Нәгыйм Гаяз улы Нигъмәтҗанов 1947 елның 24 апрелендә Саба районы Кече Шыңар авылында дөньяга килә. Мәктәп елларыннан ук узешчән сәнгатькә тартыла авылдашыбыз. 8 сыйныфта укыганда ук үзе кебек яшь егет һәм кызларны җыйнап авыл сәхнәсенә Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл»ен чыгара ул.

Хезмэт юлы туган авылы Кече Шыңарда башланган аның. Терлек симертүче, умартачы, шактый еллар клуб мөдире булып эшләгән. 1970 елда аны район мәдәният йортына директор итеп чакыралар.Яшьлек энергиясе ташып торган, бөтен җаны-тәне белән сәхнәгә, бигрәк тә театр сәнгатенә гашыйк егетне район тамашачылары тиз «танып» алалар. Ләкин Нәгыйм Гаязовочка хезмәт юлын турыдан-туры мәдәният белән бәйләргә язмаган икән. Аны 1974 елда редакциягә җирле радиотапшырулар оештыручы итеп күчерэләр. Әмма беренче сыйныфтан авыл сәхнәсендә театр уйнап үскән ир-егет күңелендә сәнгатькә булган олы мәхэббәт сүрелми. Киресенчә, ул читтән торып мәдәният институтына режиссерлык факультетына укырга кереп, аны уңышлы тәмамлый.

 Авылдашыбыз Нәгыйм Гаяз улы Нигъмэтҗанов күп еллар буе «Саба таңнары»газетасының редактор урынбасары булып эшләде. Узебезнең яктан чыккан күренекле шәхесләр, авыл кешеләре турында бик күп язмалары дөнья күрде аның. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр сәнгать белән арасын өзмәде, сәхнәләрдән төшмәде. Сабалылырга да аның исеме район газетасының мөхәррир урынбасары гына тугел, сәхнә кешесе, талантлы шәхес буларак күбрәк таныш.

 

 

                                         «Җырлы-моңлы Шыңарым»

Шыңар яшьләре арасында шул исемдәге җыр һаман саен популярлаша бара. Алар аны концерт программаларында, төрле кичәләр барышында бик яратып башкаралар. Район үзешчәннәренең республикабыз башкаласындагы чыгышлары вакытында да тамашачылар күңелен яулап алды бу җыр. Аның шулай җылы кабул ителүе, мөгаен, үз иҗатлары булудан киләдер. Җырның авторлары икесе дә – шыңарлылар, шул ук вакытта педагоглар. Көен Фәннур Галимов, сүзләрен Әнисэ Касыймова язган.

  Һөнэрле һәм талантлы бу як халкы.Тегү-чигү, итек басу, шәл бәйләү, балта чабу осталыгы, җырга-биюгә сәләтлелек аерылгысыз алар тормы-көнкүрешеннән. Илленче, алтмышынчы елларда яшьләрнен табигатьтәге кичке уеннары киң таралган чорда да шаулап торды бу төбәкләр.Халыкның ялы күбрәк мәдәният йортларында уза башлагач та шыңарлылар сынатмадылар, инде ике дистә елдан артык алар тэҗрибәсе район кулэмендэ өйрәнелү, үрнәк итеп куелу юкка гына түгелдер.Әйе, биредәге мәдәният учаклары халык белән тыгыз элемтәдә яши, файдалы ял чаралары еш үткәрелә, иҗат ялкыны сүнми. Мәдәният йортының 350 урынлы тамаша залы шыгрым тулы кичләр аз түгел,түгәрәк бүлмәләрендә, бию залларында яшьләр авазы тынмый, көндезләрен исә алар мәктәп укучыларына, бакча балаларына бирелә.

Мәдәният эшендәге мондый күркәм традициянең саклануында Олы Шыңар авыл җирлеге,күмэк хуҗалык тарафыннан булган игътибар, урта мәктәп белән ныклы элемтәдә яшәү кебек факторларның роле зур, элбэттэ. Кадрлар тотрыклылыгы да шуннан аерылгысыз. Соңгы вакытта биредә аеруча иҗади эш оештыруга сәләтле, әзерлекле һәм талантлы коллектив тупланды.

                                                                                                               Н.Нигъмәтҗанов.

 

 

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Нәгыйм Гаяз улы Нигъмәтҗанов.
Просмотров: 402 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов