Олы Шыңар авылы басуында да әһәмиятле тарихи истәлек бар. "Совет хакимлеге урнашу дәверендә күрше авылларның берсеннән килеп, мондагы кешеләр белән үзара низагка кергән комсомол егет биредә җирләнгән, тимер чардуган эчендәге таш шуңа куелган, имеш", — дип авыл кешеләре сөйләгән риваять дөреслекне чагылдырмый. Чөнки ташның тышкы билгеләре үк, ягъни калыбы, бизәкләре, язу рәвеше аның күпкә борынгырак булуын күрсәтеп тора. Бу ташның Казан ханлыгы дәверенеке булуы шиксез. Текстның баштагы берничә юлыннан традицион дини-фәлсәфи гыйбарәләр таныла, ә кеше исеме һәм елы теркәлгән аскы юллары сакланмаган. Арткы ягында "Бу ләүхне хәлале Көләчхан бина к[ылды]" дип язылган, ягъни ташны мәрхүмнең хатыны Көләчхан ясатып куюы әйтелгән. Уң һәм сул як кырларында Кече Шыңар ташындагыча ук шигъри юллар уелган. Бу эпиграфик истәлекнең табылуы һәм аныклануы — Саба төбәгенең үткәне өчен дә, тарих фәне өчен дә, һичшиксез, мөһим яңалык. Аның турында фәнни хезмәтләрдә моңарчы мәгълүмат юк диярлек иде.
|