Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Бөек Ватан сугыш герое – Вәлит Хәҗиев
[ ] 17.08.2009, 18:40
                             Бөек Ватан сугыш герое – Вәлит Хәҗиев
 

Саба районы Оет авылының яшь колхозчысы Вәлит Хаҗиев сугышның өченче елында үзе теләп сугышка китә. Ул 1944нче елда җәен Белорусияне азат итүдә катнашучы частьта рядовой булып сугыша.

Ул урыннар немецларга оборона өчен зур уңайлык тудыра. Елгалар, калкулыклар, урман һәм сазлыклар аларга куәтле оборона рубелары төзергә мөмкинлек бирә. Оккупантлар юлларны һәм сазлыклар аша үтү сукмакларын бик еш миналап, урманнарда заваллар ясап, Белорусияне кулларыннан ычкындырмаска тырышалар. Совет артиллеристларына һәм очучыларга бу калын стенаны җимерер өчен күп көч куярга туры килде. Әмма дошман ныгытмаларын штурмларга хәзерләнүче пехота алдында тагын да зуррак кыенлыклар торды.

23нче июньдә иртә белән, атака башланыр алдыннан, взвод командиры кече лейтенат Бреусов солдатларга6

-         Безнең һәр адымыбыз белорус туганнарыбызга азатлык китерә. Алар безне Минскида да, Витебскида да, Оршада да, Полоцкида да – илбасарлар әле ерткычлык итә торган бөтен җирдә дә көтәләр,-ди.

Артиллерия хәзерлегеннән соң, атакага ташланырга сигнал биреп һавага ак ракета күтәрелгәч, взвод командиры артыннан Вәлит ага беренче булып траншеядән сикереп чыга һәм немец окопларына  таба йөгерә. Дошманның дәһшәтле уты атакалаучыларны туктата алмый. Траншея алына.

Аннары сугышчылар чигенүче немецларны берничә километр эзәрлекләп баралар.

Дубровка авылы янында фашистлар, чигенүдән туктап, конратакага күчәләр. Аларның йөзләбе Бреусов взводына ташлана. Бу сугыш кыска, ләкин бик каты була. Безнең һәр сугышчыга бишкә якын гитлерчы туры килә. Ләкин алар, бер-берсенә булышлык күрсәтеп, дошманны ут белән һәм кул сугышында юк итеп контратаканы кире кайтаргач, омтылышлы рәвештә алга китәләр. Бу сугышта Хаҗиев берничә немец солдатын һәм офицерын теге дөньяга җибәрә.

Дошманның көчле, тирән эшелонландырылган оборонасы киң участокка өзелгәч, совет гскәрләре Көнбатыш Двинага таба юнәләләр. Ул көннәрдә һавлар бик нык бозылган һәм юллар туктаусыз яуган яңгырлардан баткакка әверелгән була. Көннәр бозык торганлыктан, авиация хәрәкәтсез кала, начар юллар танк частьларының алга баруын тоткарлый; яңгыр бары пехота частьларын гына туктата алмый, алар элеккечә алга баруларын дәвам итәләр.

Немец Көнбатыш Двинаның икенче ягында урнашкан Витебскидан чигенгәндә, шәһәр өстенә куе төтен күтәрлә, шартлау тавышлары ишетелә. Моны күргән сугышчылар зур нәфрәр белән:

-         Фашистлар котырыналар! Шашынмагыз, барыбер кирәгегезне бирербез,- диделәр.

Елганы Бреусов взводы полкның алгы отряды составында кичә. Вәлит Хәҗиев көнбатыш ярга взвод командиры белән бергә аяк баса.

Елганы кичкән сугышчыларны яр буенда пулемет уты тоткарлый, һәм алар окоплар казып яшеренергә мәҗбүр булалар. Хаҗиев, окопта яткан килеш, немец пулеметының каян атуын белергә тырыша. Ул бик якында, алардан бары илле метрлар читтә урнашкан булып чыга.

Вәлит шунда иптәшләренең тормышы һәм операциянең уңышы үзенең кыюлыгына бәйләнгән булуын аңлый. Ул дошманга якынлашып, аны юк итә алса, взвод та алга үтәчәк һәм елга аша десант белән башка көймәләр дә тоткарлыксыз чыгачаклар; әгәр пулемент туын дәвам итсә. Күп кенә солдатүп кенә солдатлар яр буенда мәңгегә ятып калачаклар иде бит. Вәлит, күп уйлап тормыйча, окобыннан чыгып, шуышып пулемет янына китә. Берничә минут үтә. Бер-бер артлы ике граната пулемет оясына оча һәм пулемет, расчеты-ние белән, юк ителә. Шуннан соң алга юл ачыла.

Стуканы авылы янында немецлар Витебск шәһәрен, Камарга барган совет частьларын контратакалыйлар. Бу сугышта Хаҗиев ике немецны дөмектерә, ләкин үзе дә яралана. Иптәшләре аның ярасын бәйләгәч, ул яңадан сугышның иң кызган урынына ташлана. Ул тик сугыш тынгач һәм дошман чигенгәч кенә санчастька китә.

Ватан үзенең гайрәтле улларының батырлыгына лаеклы бәя бирә. Кече лейтенант Бресов һәм рядовой Хаҗиев Советлар Союзы Герое исемен алалар. Дошманны алар кебек кыйнау полкта    традициягә әверелә. 

Категория: Мои файлы | Добавил: shinarlar
Просмотров: 1027 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/3 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов