Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Көрәшче Илсур Набиуллин.
[ ] 01.08.2009, 09:54

                                                      Көрәшче Илсур.

 

Авылда мәҗлес бара. Кунаклы йортның ачык тәрәзәләреннән “Орфей” баянының үзенчәлекле тавышы ишетелә. Капка төбендә чыр-чу килгән балалар сөйләшүенә игътибар итәм.

-         Гармунда кем уйный икән?

-         Илсур абый.

-         Кайсы Илсур?

-         Ник, көрәшче Илсур инде.

Әйе, Шыңар якларында Илсурлар күп булса да, көрәшә торганы бер генә - Илсур Нәҗип улы Нәбиуллин гына. Күптөрле сәләт иясе. Буш вакытларында, кунак булганда кулына баян ала, моңлы итеп үзе җырлый, башкаларны җырлата...

Олы Шыңар авылында гомер күрүче Рәйсә апа белән Нәҗип абыйларның икенче балалары ул Илсур. 1960 нчы елның салкын февраль аенда дөньяга килә. Сигезенче сыйнфтан соң укуын Казандагы 10нчы интернат мәктәптә дәвам итә. Химиклар мәдәният сарае каршындагы көрәш секциясенә языла. Яшьтән эшләп үскән, физик яктан көчле, Сабантуйларда чыныгу алган үсмер грек-рим һәм татар көрәше серләренә төшенә башлый. Уңыш озак көттерми, Илсур 1976 елда мәктәпнең сәламәтләндерү-хезмәт лагеренда батыр калып, беренчел җиңү яулый. Шул ук елны яшьләр арасында Татарстан беренчелегендә 2нче урынны ала. 1978 елда грек-рим көрәше буенча I разряд нормасын үти. “Беренче остазларым итеп Мансур Заһидуллинны һәм Саба сабантуенда дүрт ел рәттән батыр калган әнвәр Фәттаховны саныйм. Күнегүләр вакытында күп тырышырга, ярышта гадел булырга алардан өйрәндем. Кызганыч, хәзер икесе дә мәрхүмнәр инде”,-дип искә ала ул.

Интернат мәктәпне тәмамлагач, егет Казан моторлар төзү берләшмәсенә эшкә урнаша. Армия хезмәтен узганнан соң да кабат шушы коллективка кайта. Күнегүләрне “Рубин” спорт клубында Татарстанның атказанган тренеры Динар Хәлилов җитәкчелегендә дәвам итә башлый. И.Нәбиуллин чирек гасырдан артык вакыт эчендә нинди генә уңышларга ирешмәгән. Үзе яшәгән Авиатөзелеш районы Сабантуенда – дүрт, Ленин районында ике тапкыр батыр кала ул, 1990нчы елда Казан шәһәре чемпионатын ота. Приз яулаган ярышларын санап бетерерлек түгел. Ә бит моның өчен күпме тырышлык куярга, күнегүләр уздырырга, спортчылар теле белән әйтсәк, еллар буе үзеңне формада тотарга кирәк. Шул ук вакытта Илсур абый гаделлеге, ярдәмчел булуы, көндәшләрен ихтирам итүе белән спорт сөючеләре арасында абруй казанды.

“шушы яктан, шушы туфрактан без”,- дип язды шагыйрә Клара Булатова. Әйе, кайсы гына көрәшче үзенең туган авылы Сабантуена кайтмый да, батыр калырга омтылмый икән! Монда барлык туган-тумача, балачактагы дуслар, классташлар җыела бит. Батыр булу бәхете 1984-1986 елларда өч тапкыр рәттән елмая Илсурга. Башлыча 75, 80,85 килолы көрәшчеләр арасында чыгыш ясап, күрше Оет, Миңгәр, Теләче, Югары Кибәхуҗа Сабантуйларында батыр кала. “Саба таңнары” газетасы призына үткәрелә торган ярышларда да теләп катнашты ул. Шыңар көрәшчеләре командасы бу бәйгедә дүрт тапкыр җиңү яулап, 1997елда газетаның күчмә кубогын мәңгелеккә үзләрендә калдырды. Уңышларда И. Нәбиуллинның да өлеше зур, әлбәттә.

Илсур Әтнә районы Әйшияз авылы кызы Зөлфия белән гаилә корды һәм алар ике бала үстерәләр. Уллары Илнар, кызлары Гүзәл инде зурлар, көндез эшләп, кичләрен энергетика институтында белем алалар.

Татарстанның спорт остасы И. Нәбиуллин “Сабантуй” һәм “Без көрәшле халык” дигән зур күләмле энциклопедик китапларга урнаштырылган фторәсемнәре белән милли көрәш тарихына берегеп калды. Аның исеме “Яшә, Саба-Йорт!” китабына да кертелгән.

Авылдашыбыз Илсур абыйны әле көрәш мәйданнарында күп тапкырлар күрергә язсын.

 

                                                                                (материал Фәннүр Галимовның шәхси архивыннан алынды)

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya | Теги: Олы Шыңар, Шыңар, Набиуллин, Көрәш, Илсур
Просмотров: 458 | Загрузок: 0 | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов