Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Каталог файлов Регистрация Вход
Меню

Категорияләр
Мои файлы [31]

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » Файлы » Мои файлы

Габделмәннан Рәхмәнколый
[ ] 10.07.2009, 15:53

 

                    ҮТКӘН БЕЛӘН КИЛӘЧӘК АРАСЫ – БЕРӘҮНЕҢ КҮЗ КАРАСЫ…

                                         /Тарих битләреннән/

                                Туган җирем.

      Җир-ананың изге җире – Саба ягы.

      Синнән ямьле җирләр ай-һай бармы тагын?!

      Тарихта да син эзлесең Саба иле,

       Мәңге яшә гасырларда , Саба жире!

 

       Безнең яклар борынгыдан урман булган,

       Киек җанвар урманнарда мыжлап торган,

       Нигез ташын Шыңар бабай шунда салган,

        Шыңар исемен саклап хәзер авыл калган.

 

        Табигатьнең матурлыгы, болыннары,

        Чишмәләре, сый хөрмәтле урыннары.

         Кешеләрне узенә тарткан, сыендырган

         Оет, Чулпыч Мишә буйлап нигез корган.

 

      Тырыш халык урман кискән, көтү көткән,

       Басуларда алар чәчкән иген үскән.

       Корган алар елгасына тегермәнен,

       Уйнап-җырлап күтәргәннәр күңеллләрен.

 

       Төрле һөнэр серлэренэ төшенгәннәр,

       Тегү белән кәсеп итеп көн күргәннәр.

        Итек басып дан алганнар тирә якта,

        Шәлләр бәйләп саткан алар бик юнь хакка.

 

       Кызларының кулларыннан нурлар тамган,

       Ашъяулыкта, алъяпкычта чәчәк булып шул кулларның эзе калган.

        Авыл үскән, матурайган, йортлар арткан,

       Яшь киленнәр чибәр-таза бәби тапкан.

 

       Шат күңелле җир кешесе яши монда,

       Эшкэ уңган, бай шулай ук жырга, монга. 

 

Табигатьнең иң гүзәл урынына, ямьле Мишә буйларына урнашкангамы, чишмәләре саф сулы, күп санлы булганлыктанмы, Мишә буендагы әрәмәлекләрнең, талларның сайрар сандугачларың тыңлап гомер иткәнгәме күңелле хисләргә бай, дәртле йөрәкле, җырга-моңга бай, сәнгатькә гашыйк кешеләр яши Шыңар якларында.

   Безнең яклар элек-электән оста куллы шәлчеләре, данлыклы итекчеләре белән дан тоткан. Хезмәт белән беррәтән ял итә дә белгән алар.Елга буйлары, «Хәзрәт бакчалары» яшьләрнең шау-шуыннан, кичке уеннардан гөрләп торган. Илгәөнгә белекле шәхесләре, атаклы сәнгать кешеләре тәрбияләве белән дә горурлана халкым. Атаклы композитор, татар халкының йөзек кашы Рөстэм Яхин, җырчы Мәрьям Рахманкулова, күренекле әдип Солтан Рәхмәнколый кебеклэрнең буын чылбырлары, тумышлары безнең Шыңар якларына килеп тоташуы горурлык түгелмени?   Габделмәннан Рәхмәнколый ХIX гасыр ахырында иҗат, Олы Шыңар авылында туган. Үз заманының алдынгы карашлы, ачык фикерле мәгърифәтчесе була. Казанда укытучылар мәктәбе ачылгач, русча белем алу максаты белән җәяүләп шәһәргә китә. Бу уку йортын тәмамлаганнан соң яңадан авылга кайта. Карагруһ динчеләр, авыл куштаннарының куркыту, кыйнауларына карамастан, үз авылы балаларына 14 ел белем бирә. 1888 елда Шыңарда туган улы Әхмәтсолтанны алып, Казанга күченеп китеп яши башлыйлар.    Алар шәһәрдэ Габдулла Тукай белэн очрашалар һәм дуслашып китәләр.Җыйнак кына гәүдәле, нурлы йөзле яшь Тукай Габделмәннан абзыйның өйләренә килеп йори. Алар бергәләп китап дөньясы, нәшрият эшләре турында сөйләшәләр. Улы Солтан, мандолинасын алып, яраткан көйләрен уйный. Аны тыңлаганда Тукайның күзләре дымлана торган була. Алар әнә шулай бер-берсен тулыландыра торган якын дусларга әйләнәләр. Тукай үлгәч, Солтан кечкенә сеңлесе Мәрьямне ияртеп, аның каберенә бара. Анда елый-елый «Тәфтиләү»не җырлый. Кайтышлый алар Фатих Әмирхан янына керәләр.  Солтанның сеңлесе Мәрьям дигәнебез – РСФСРнын һәм ТАССРның халык артисткасы Мәрьям Рахманкулова. Ул – Габделмәннэн Рәхмәнколыйның кече кызы булла.    Бөек Ватан сугышы елларында Мәрьям ханым Шыңарга концерт белән килә. Танылган артистка сугышка кадәр Муса Җэлил белән дус була. Ул аның данлыклы «Алтынчәч» операсында үлмәс Тугзак ана ариясен башкара. Габделмәннан Рәхмәнколый композитор Ростәм Яхиннын әтисе Мохәммәтхажиның бертуганы була.   Өлкән буынны күренекле журналист «Саба таңнары» газетасы редакторы урынбасары булып эшләгән Нәгыйм Нигъмәтжанов(мәрхүм инде), «Мәгариф» журналы мөхәррире, журналист Фәрит Шәрифуллин, Татарстанның атказанган артисты исемен алган Әлмэт драма театры актеры Илһам Мөхәммәтов, Казан дәүләт мәдәният  һәм сәнгать университетының режиссерлар әзерләү бүлеген тәмамлаган, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында актер булып эшләгән Марат Габделхаков, Казан музыка училищесын тәмамлаган, Кече Шыңар авылында туган Вафина Сиринә Алберт кызы, шул училищены тәмамлап, хэзерге  көндә Яңа гасыр телерадиокомпаниясендә эшләүче Чулпыч авылы кызы- Султеева Гөлфинә кебек талантлы яшь буын вәкилләре алмаштыра.Димәк, Шыңар авылы сәнгатькә мәхәббәтен югалтмаган, күп еллардан бирле саклап килгән һәм өлкән буын тәрбиясендә үскән яшь буын да шуны гадәтләргә тугры кала һәм сынатмый.          Әйе, бүгенге көндә яшь буынның сәнгатькә тартылуы, мәдәният йорты каршында эшләп килүче түгәрәкләрдә укучылар белән беррәттән, яшьләрнең дә теләп шөгыльләнүе дә буш урында гына барлыкка килмәгән, бу – электән килгән тәрбия, сәнгатькә мәхәббәт һәм бәлки җыр-моңнан башка, рухи байлыклардан башка яши алмаудадыр.

Категория: Мои файлы | Добавил: Glavapocelenya
Просмотров: 591 | Загрузок: 0 | Комментарии: 2 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов