26нчы гыйнвар көнне Кече Шыңар авылының мәдәният йортында, 16 сәгатьтә Саба районы башлыгы, Саба районының барлык оешма җитәкчеләре катнашында халык җыены үткәреләчәк. Җыенның көн тәртибе:
1. Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Заһидуллинның 2010 елда авыл җирлегендә эшләнгән эшләргә отчет доклады - 45 минут.
2. Алдагы елда халык тарафыннан бирелгән сорауларның үтәлешен тикшерү - 10 минут.
3. Олы Шыңар авыл җирлегенең участок милиционеры Данил Фаттаховның авыл җирлегендәге хокук бозуларның торышы буенча отчет доклады - 20 минут.
4. Төрлеләр - 15 минут.
Җыенга 15.30 минутта соңга калмыйча килүегезне сорыйбыз!
|