Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Июнь » 17 » Салаваттан Айдарга медаль
Салаваттан Айдарга медаль
22:03
nullОлы Шыңар сабан туе кызыклы мизгелләргә бай булды. Сабантуй бәйрәмнәрендә быел һава торышы халыкны чын мәгънәсендә сөендерде. Күптән кояшлы җылы сабантуй күргән юк иде инде.
Саба районының Олы Шыңар авылындагы сабантуй бәйрәменә килүче халык та кояшка сөенеп бетә алмый иде. Якын-тирәдәге Кече Шыңар, Оет, Чулпыч, Сабай авыллары халкы инде дистә еллар дәвамында ямьле Мишә буенда сабан эшләре тәмамланганны билгеләп үтә. “Туган як” аграр фирмасы һәм Олы Шыңар авыл биләмәсе быел “экономияле” чара оештырырга дигән карарга килгән. Биредә гадәттәгечә татар эстрадасы йолдызларыннан торган концерт һәм башка төрле күңел ачу программаларыннан баш тартырга булганнар. Ләкин бу бер дә Олы Шыңардагы сабантуйның дәрәҗәсен төшермәде. Алай гына түгел, халыкны зур сюрприз көтә иде...
Бәйрәм үзешчән җырчылар чыгышы һәм кыр батырларын котлау белән башланып китте. Озакламый беренче уеннар да старт ала. Капчык киеп йөгерү, балалар көрәше, чүлмәк вату, гер күтәрү, кул көрәше бөтен мәйданда гөрләп тора. Шыңарның иң җитез ир-егетләре хәтта утын кисүдә дә үз көчләрен сынады. Сабантуйның иң кызган вакытында мәйданда дәрәҗәле кунаклар да күренә. Бертуган Камил, Марат, Наил Гәрәевләр, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов һәм Хәлил Шәйхетдинов бәйрәмгә буш кул белән килмәгән. Салават белән Татарстан Республикасы яшьләр эшләре спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов район һәм республика күләмендә көрәш буенча уңышларга ирешкән Олы Шыңар авылының яшь спортчыларына медаль һәм бүләкләр тапшырды. Бертуган Гәрәевлар “Барс-Медиа” группалар компаниясе исеменнән “Туган як” аграр фирмасына ике өр-яңа “Беларусь” тракторы бүләк итте. Хәлил Шәйхетдинов шулай ук ат чабышында беренче килгән җиңүчегә 5 мең сум күләмендә акчалата премия ясый.
Әлбәттә, бу минутларда халык зур түземсезлек белән танылган җырчыларның чыгышын көтте. Мәйдан уртасына чыккан Салават белән Айдар Галимов бөтен артистлар өчен чыгыш ясадылар. Сүзгә дә оста алар, уеннар да уйнадылар, җырладылар да. Кәмит болайрак башланып китте.
Ике җырчы мәйданда көрәшергә дигән карарга килә. Ләкин үлчәнүдән соң Салаватның Айдардан бер килограммга авыррак булганы ачыклана. Башкортстан кунагы моны гадел көрәш булмаячак дип бил алышудан баш тарта. Шулай да җырчылар үзләренә кызык уйлап тапты. Хәйләкәр Салават беренче булып җырларга Айдарны чыгара. Үзе, имеш, карт кеше, яшьләргә урын бирә. ”Туган як” җырын башкарганнан соң Айдар Галимов: “Саба районы, Шыңар авылы минем, чыннан да, икенче туган ягым. Биредә мин үземне өйдәге кебек хис итәм”, – дип җирле халыкның кәефен тагын да күтәрде. Ике җырны башкарганнан соң мәйданга Салават чыгарга тиеш иде. Тик Зәкиеч тагын хәйлә юлына баса. Ул Айдар Галимовка чүлмәк вату бәйгесе үткәрергә тәкъдим итте. “Кризис булу сәбәпле, быел акча юк, шуңа күрә җыр өчен көрәшәбез” – ди Салават (исегездә булса, узган ел Салават белән Җәүдәт Миңнәхмәтов капчык сугышында откан 100 мең сумга якын акчаны Шыңарда 2008 елда туачак беренче 10 сабыйга бүләк итеп калдырганнар иде — “КН?”, 2008 ел, 22 (102) сан). Әгәр дә Айдар чүлмәкне ватса, Салават җырларга чыга, ватмый икән, Галимов рәттән тагын икене җырлый. Халык ярдәме белән Айдар ничек кенә тырышмасын, бу эшне төгәл итеп башкара алмады. Чүлмәк ватылмый калды. Ә күңеле булган Салават “бабай” (быел үзен шулай дип атый) кабаттан кояштан качып, күләгәгә кереп утырды. Айдарга тагын тирләп-пешеп ике җыр башкарырга туры килде. Әлеге “геройлыгы” өчен Салават Айдарга медаль тапшырды. Инде җырламыйм дип әйтергә өлгергән Зәкиечне халык арасыннан бер әби кычкырып чакыра. Салават ак яулыклы әби каршында көчсез булып кала. Хәтта аны мәйдан уртасына алып чыга да, махсус синең өчен генә җырлыйм, – ди. “Карт булсаң да, исемең яшьләрнеке – Фәйрүзә, яшьрәк булсам, күз дә төшерер идем әле үзеңә”, – дип шаярта җырчы. Әби дә җор телле булып чыкты. Ул Салаватны “түгәрәгем” дип атап, аны тәмам аяктан екты. Моны җырчы эләктереп алып: “Болай дип әйткәннәре юк иде әле, тазарганмын алайса”, – ди. Тамашаны тын да алмыйча карап торган халык Салават тарафыннан тере тавыш белән музыкасыз гына җыр тыңлау бәхетенә иреште.
Кыскасы, Олы Шыңар сабан туе кызыклы, хәтердә кала һәм кабатлап сөйли торган мизгелләргә бай булды. Кызып китеп, хәтта министр урынбасары Хәлил Шәйхетдинов та көрәшкә язылды. Ә менә “Отдамся в добрые руки” дигән оригинал язулы футболка киеп йөргән Салаватны гына үзенә алучы изге җаннар табылмады. Хәер, Салаватны татар халкы күптән үзенеке итте инде...
Нияз Рахман
Просмотров: 642 | Добавил: Glavapocelenya | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Июнь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов