Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Июнь » 4 » Шәмсенаһар әби Җиһаншинага 100 яшь
Шәмсенаһар әби Җиһаншинага 100 яшь
01:30
Районыбызның Олы Шыңар авылында дөньяга килеп, хәзер Байлар Сабасында гомер итүче Шәмсенаһар әби Җиһаншинага 100 яшь. Бер гасыр гомер кичерү бик сирәкләргә генә бирелә. Татарстанда, мәсәлән, андыйлар 40ка да тулмый. Районы­бызда исә шушы чиккә якынлашучылар белән генә мактана ала идек. Ниһаять, Шәмсенаһар әби йөзьяшәрләр исемлегенә быел беренчеләрдән булып керде. Өйдә йөгереп йөргән акъәбинең йөзгә җитүенә хәтта ышанасы да килми. Сиксәндәдер, һич югы, тугызынчы дистәне ваклаган кебек. Паспортындагы “1909 елның 30 гыйнвары” дигән язуны күргәч кенә ышандык. 

Җор күңелле, үткен карашлы Шәмсенаһар әби янында ирексездән уйга биреләсең: озын гомерле булуның сере нидә? Дөньяга килгән көннән алып адәм баласының кадердә яшәвендә, дөрес итеп туклануында, йөрәген саклап артык борчылмыйча гомер итәргә тырышуындамы? Беренче карашка шулай булырга тиеш кебек. Әмма озын гомерлеләрнең тормыш юлына күз саласың да, еш кына моның киресен күрәсең. Туксанга-йөзгә җиткән әби-бабайларыбыз буталчык революцияне дә, ачлык елларын, Бөек Ватан сугышы хәсрәтләрен дә – барысын да кичергәннәр бит. Тамак туймаган, ярым ялангач көе язын-көзен кырда эшләгәннәр, кышын урман кискәннәр, окоп казыганнар…

Шәмсенаһар әби Олы Шыңар авылында Кафия белән Минһаҗетдин гаиләсендә беренче кыз булып туа. Аннары үзеннән дүрт яшькә кече сеңлесе Шәмсенур дөньяга килә. Ул арада Беренче бөтендөнья сугышы башлана, әтиләре яуга китә һәм кайтмый. Кызларга яшьтән тормыш арбасына җигелергә туры килә. Гомумән, нужа аларны нык камчылый. Егерме яшендә авылның иң тырыш егетенә кияүгә чыккан Шәмсенаһар ире белән өч кенә ай торып кала, араларына рәхимсез үлем керә... Икенче никахны Ватан сугышы җимерә. “Чыгып китте дә, кайтмады”,– дип кенә искә алды Шәмсенаһар әби күз алдына да китерергә куркыныч булган ул михнәтле елларны. Сугыш туктаган елны әниләрен дә соңгы юлга озаталар. Бәхет эзләп Архангельск якларына чыгып китү дә кайгы-хәсрәт кенә китерә: чит җирләрдә улы Мидхәтнең гомере өзелә. 

Шәмсенаһар әбинең михнәтле гомер юлын әнә шулай күз алдыннан үткәрә торгач, йөзьяшәрдән дә, ниһаять: “Шулхәтле әйбәт тордык”,– дигән сүз дә чыкты. Монысы инде Сабай авылында хатыны үлгән Әхмәдишага 50 яшендә хатын булып килгәч. Тол ирнең балалары үсеп җиткән: кызы кияүдә, улы Габделнур 17 яшьтә була. Шәмсенаһар әби үзенең уңган хатын икәнлеген күр­сәтә, балалар аңа “әни” дип эндәшә. Кыскасы, матур яшиләр. Әхмәдиша бабай 1989 елда 82 яшендә дөнья куйгач, Габделнур гаиләсе белән Сабага күченә. Шәмсенаһар әбине дә калдырмыйлар. Инде Габделнур да вафат. Ә Шәмсенаһар әби аның тормыш иптәше Сания тәрбиясендә яши. “Ике киленем, җиде оныкчыгым бар”,– дип бүгенге тормышына сөенеп туя алмый ул. Янындагы оныгы – биш яшьлек самими Илзирәнең аяк астында бөтерелүендә үк акъәбигә гаиләдәге җылы мөнәсәбәт, ихтирам-хөрмәт хисләре чагыла. 

Үзенең озак яшәве белән бер гасырның да кеше гомере өчен чик түгеллеген раслап күрсәткән әбинең туган көне, 100 яшьлек олы юбилее – иң зур, сөенечле уртак бәйрәм. Без дә аның үрнәгендә озын-озак яшәргә омтылыйк.

 tatmedia

Просмотров: 645 | Добавил: shinarlar | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Июнь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов