Приветствую Вас Гость | RSS


Главная Регистрация Вход
Меню

Block title
Block content

Статистика

Онлайн всего: 2
Гостей: 2
Пользователей: 0

Скачать



Главная » 2009 » Июнь » 4 » Саба сабыйлары чемпионаты
Саба сабыйлары чемпионаты
01:07
Саба район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге Гаилә елына һәм физкультурачы көненә багышланган үзенчәлекле ярыш-тамаша үткәрде. Гаиләдә сәламәт яшәү рәвеше алып бару, нәниләрне сабый чактан ук спортка тарту максатында моңарчы күрелмәгән бәйге – 3 яшькә кадәрле балалар арасында йөгерү буенча район чемпионаты оештырылды. 

nullЯрышлар алты төркемдә үтәчәк, сабыйлар 10 метр арага узышырга тиеш, дигәч, ышанмыйча барып карарга булдык. Сабаның спорт комплексы балалар тавышыннан гөрләп торган мәлдә килеп кердек без. Кемдер ярыша, кемдер инде катнашырга өлгергән. Кайбер бала елап та, йөгереп тә чабышка әзерләнә. 7 айга кадәр, 7 айдан – 12 айга, 1 яшьтән – яшь ярымга, яшь ярымнан – 2 яшькә, 2-2,5 яшь аралыгында һәм 2,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәрге балалар яшьтәшләре белән ярыштылар. Үз дистанцияләрен кире борылмыйча үтү өчен балаларга бөтен шартлар тудырылган, нәниләргә хәтта үрмәләү мөмкинлеге дә каралган иде. Ярыш башлануга йөгереп китсәләр дә, урта бер җирдә басып калып, башкаларны күзәтергә керешүләре елмаерга мәҗбүр итте безне. Стартта әтиләре озатып калган балаларны финишта әниләре каршы ала. "Улым, кызым, әйдә минем янга", – дип чакыргач та, йөгермичә карап торган сабыйлар, ярыш тәмамлангач, яңа табылган дуслары белән зал буенча чабыша башладылар. 

Зал тулы әти-әниләрнең, балаларның шат авазларын ишетү күңелле инде. Беренче өчлектә җиңеп чыккан һәм катнашкан барлык сабыйлар оештыручыларның бүләкләренә сөенеп туя алмады. Саба, Шәмәрдән, Кызыл Мишә, Мишәбаш, Олы Кибәче, Олы Шыңар, Мингәр, Сатыш, Пүкәл һәм Елыш авылларының булачак спортсменнары әнә шулай үзләренең тәүге ярышларында катнаштылар. Олы Кибәчедән яшь тә җиде айлык Рәнис Мөбәрәкҗанов та әтисе Раил (аларны сез рә­семдә күрәсез) белән әле киләчәктә дә беренче урынны бирмәскә уйлыйлар. 

Мондый чараларны районда демографик хәлне тотрыклы итү өчен дә үткәрү мөһим. 2006 елда Саба районы буенча 338 бала дөньяга килгән булса, үткән ел бу сан 372гә җиткән. Агымдагы елның июненә районда 233 бала дөньяга аваз салган. Яңа туган күпчелек сабыйлар гаиләне тагы да ишәйткән. Моңарчы хәтта авыл җирендә дә икенче яки өченче баланы алып кайтырга куркып торалар иде. Хөкүмәт тарафыннан күрсәтелә башлаган игътибар күпләрдә өмет уятты. 
 
...Ярышка кечкенә уллары белән килүчеләр арасында урта мәктәптәге беренче класс җитәкчебез булган, бүген Туктар авылында башлангыч мәктәп мөдире булып эшләүче Нияз абый Әскәровны нәни улы белән күреп алдым. "Бу сезнең икенче малаймы?" – дип сорагач, ул: "Юк, бу – безнең өченчебез Шәүкәт була. Булат белән Сәйдәш үстеләр инде", – дип елмайды. 


Рәсимә Муллаянова
vatantat.ru/

Просмотров: 654 | Добавил: shinarlar | Рейтинг: 5.0/1 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа

табарга

Календарь
«  Июнь 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
1234567
891011121314
15161718192021
22232425262728
2930

Плеер

Block title
Block content

дуслар
Block content


  Nurline & Shinar.ru © 2024
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана  Каталог сайтов